Миңнеханов һәм Чернышенко Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре, башка актуаль темалар турында фикер алыштылар», — диелә хәбәрдә. Россия вице-премьеры Михаил Мишустин Татарстан башкаласында эшлекле сәфәрдә, дип язган идек.