Томан сәбәпле, Казан аэропортында рейслар тоткарлана
Томан һәм күрү мөмкинлеге начар булу сәбәпле, Казан аэропортына килүче берничә рейс тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«13 мартта Омск, Новокузнецк, Екатеринбург, Барнаул, Худжанд, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан «Казан» аэропортына килүче рейслар начар метеорологик шартлар белән бәйле рәвештә тоткарланды», – дип билгеләделәр аэропортта.
Анда шулай ук очып китү яки төшеп утыру турында карарны экипаж командирлары кабул итә, дип өстәделәр.
Пассажирлар рейслар турында актуаль мәгълүматны онлайн-таблода күзәтеп бара ала.