Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанга крематорий кирәкме?

0

Казанда крематорий төзү планнары турында былтыр кыш билгеле булды. Татарстан башкаласы зиратлары тулган, мәетләрне яндыруга күчәргә кирәк дигән сүзләр 2000нче еллар башыннан ук ишетелсә дә, моңарчы анык кына проектлар булмады. Коронавирус пандемиясе чорында бу тема янә калкып чыкты. Җирле басмалар язуынча, соңгы биш елда гына хакимиятләр крематорийларның биш проектын караган һәм аларның барысы да кире кагылган. Ә менә соңгысының шанслары — күбрәк кебек: аны шәһәр мэриясе һәм эре төзелеш оешмасы белән бәйле ширкәт башкарып чыгарга җыена.

Казанда крематорий төзергә теләүче яңа инвестор турында хәбәр матбугат чараларында быел гыйнвар ахырында тарала башлады. Бу хакта Татарстан инвестиция үсеше агентлыгының еллык коллегиясендә сүз күтәрелде.

Крематорий проектын "Концепт-индустрия" ширкәтенең башкарма мөдире Галия Күчемова тәкъдим итте.

— Проект ике этапта тормышка ашырыла. 2025 елда проект документациясен әзерләргә, төзелешкә рөхсәт алырга һәм бина өчен инфраструктура һәм мәйдан әзерләргә җыенабыз. 2026-2028 елларда төзү эшләрен башкарып, җиһаз куеп, хезмәткәрләрне укытырга уйлыйбыз. 2029 елда объектны тапшырырга телибез, — диде Күчемова.

Крематорийга урын шәһәрнең 2020 елда ачылган "Курган" зиратында бирелгән. Инвестор проектка 400 млн сум кертергә җыена, акчаның 95%ы кредит булачак.

КРЕМАЦИЯ КҮПМЕГӘ ТӨШӘРитуаль хезмәтләр мәгълүматына караганда, Казанда бер мәетне күмүнең уртача бәясе — 25-50 мең сум. Моңа хушлашуны оештыру һәм кабер ташы, чардуган кермәгән. Күчемова сүзләренчә, "кремация — 25-50% арзанрак, бу әз керемле кешеләр өчен мөһим".

Күчемова бер мәетне яндыру 19-33 мең сумга төшәр дип фаразлый. Тулы куәтенә крематорий 2032 елга чыгар дип уйлыйлар. Ел саен 9,5 мең кремация уздырмакчылар.

2024 елда, статистикага караганда, Казанда 14,4 мең үлем теркәлгән. Ислам дине мәетне яндыруны тыя, христиан дине дә хупламый, крематорийга ихтыяҗ бармы соң?

Күчемова крематорий Удмуртия, Чуашстан, Мари Иленә, Самар өлкәсенә дә хезмәт күрсәтә ала дип саный.

Әлеге вакытта Казанга иң якын крематорий Түбән Новгородта урнашкан. Көнендә мөрәҗәгать итеп яндыру 22 900 сум тора. Казан мэриясе контролендәге "Ритуал" ширкәте Казаннан мәетләрне Түбән Новогородка барып яндыруны 80 мең сумга башкара.

Мәетне яндыруга әлегә ихтыяҗ зур түгел. "Республика Татарстан" басмасы Казанның ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсенә сылтанып язуынча, "Ритуал" Түбән Новгородка кремациягә елга 25-30 мәет илтә.

Шулай да Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә крематорий булса, ихтыяҗ да булыр дип саныйлар...

—Бездә күпдинле, күпмилләтле халык яши. Барысына да сайлау мөмкинлеге бирергә тиешбез. Әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләгән кешеләр әлегә бернишли алмый. Бу нормальме? Юк дип уйлыйм. Шуңа күрә мондый проектның килеп чыгуы әйбәт, — диде агентлык башлыгы Талия Миңнуллина.

Галия Күчемова "традицион диннәр кремацияне хупламый" дисә дә, "бүгенге җәмгыять җирләүнең мондый төрен дә яхшырак кабул итә" дигән ышаныч белдерде.

"Кешеләр моның практик һәм экололгик ягын гына күрми, якыннары турында истәлекне уңайлырак формада саклау мөмкинлеген дә күрә", диде Күчемова.

Шул ук вакытта Талия Миңнуллина "проект әлегә чиле-пешле" дип белдерде, әмма ширкәтнең эшне ахырга кадәр җиткерү шанслары югары диде.

КРЕМАТОРИЙНЫ КЕМ ТӨЗИТалия Миңнуллина сүзләренчә, проектны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин хуплаган.

"Концепт-индустрия" ширкәте 2024 елның 30 октябрендә генә төзелгән. Аның гамәлгә куючысы — Эмиль Галиев — шәһәр һәм республика җитәкчелегенә яхшы таныш. Ул элек Казан башкарма комитетының шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы булды. Хәзерге вакытта — "СМУ-88" ширкәтләр төркеменең баш мөдире.

"СМУ-88" Татарстан базарында эшләүче иң зур төзелеш ширкәтләренең берсе. Аңа нигез салучы — Русия думасы депутаты Илья Вольфсон. Ширкәт проектлары иң югары даирәләрдә хуплана.

ЭКОЛОГЛАР ФИКЕРЕҖирле экологлар һәм активистлар крематорий тагын бер пычрак чыганагы булачак дип кисәтә.

— Өйдәге плитәдә 200 грамм ризык янса да, бөтен фатирны җилләтергә кирәк. Хәзер шуны 500гә тапкырлагыз. Табуты һәм киемнәре белән 100 килолы мәетне яндыруның нәтиҗәсе нинди булачагын күз алдына китерегез. Пластик чүп: веноклар, ясалма чәчәкләр һәм башкалар ягыннан гади зиратлар крематорийга караганда, экологияне ныграк пычратадыр, әмма канцерогенлык, токсикология, парник газлар чыгару ягыннан крематорий беренче урын алып тора дип улыйм, — дигән Enter басмасына биолог, Русия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзасы Антон Бортяков.

Крематорий торбасыннан чыккан һаваны пычратучы матдәләрне фильтрлар системы тотып кала ала, әмма җирле экоактивистлар аларны ныклы итеп ясауларына ышанмый. Инвестор Казан крематорие өчен җиһазны Кытайдан алмакчы.

— Аңлыйм, шәһәр зиратлары тулы, кремация — проблемны чишүнең бер юлы булып тора. Әмма мин инвесторлар ышанычлы, экологик җиһаз куярына бик ышанып бетмим, контроль оешмалары аның эшен яхшырак тикшереп торыр дип тә уйламыйм. Шул ук "Казаноргсинтез"ның эшчәнлеге генә дә күпме җәнҗал чыгарды. Аның янында яшәүчеләр химия исенә, баш авыртуларына көн саен диярлек зарланып тора. Осиновода чүп яндыру заводын төзүне карагыз: түрәләр һәм "РТ-Инвест" проектны ничек тә тормышка ашырырга тели, ә җәмәгатьчелекнең уңайсыз сорауларыннан кача, — дип сөйләгән "Idel.Реалии" басмасына Казан экоактивистларының берсе (Азатлык Радиосы проектлары теләнмәгән оешма дип танылганлыктан, басма аның исемен атый алмый).

"Казаноргсинтез"ның табигатьне саклау кануннарын бозуын активист Диләрә Гайсина белән химия ширкәте арасында булган мәхкәмә барышында контроль оешмалары да таныды. Мәхкәмәдә Казан табигатьне саклау прокуратурасы ширкәтне тикшерү барышында күпсанлы канун бозулар ачыклануы турында хисап бирде.

Шул сәбәпле экоактивист крематорий проектын "чираттагы тапкыр өстәл астына алып куярлар да, тормышка ашыруга чират җитмәс" дип өметләнә.

Әмма тормышка ашырыла башлый икән — экоактивистлар иҗтимагый тыңлауларда катнашырга җыена.

— Күрәбез, әлегә яңгыравыклы күп кенә проектлар турында сөйли башлыйлар да, нәтиҗәдә алар сүздә генә кала. Җәмигъ мәчетне генә алыйк: башта аны Казан елгасында "Ривьера" белән "Казан" үзәге арасында төземәкчеләр иде, аннары — "Кырлай" паркы урынына. Хәзер менә Бишбалта бистәсен тапканнар. Төзелешкә кадәр барып җитәме, юкмы — аңлашылмый. Аркан юлы проекты турында да күп сүз булды, аны Миңеханов та хуплады. Әмма кайчан төзи башларлар, гомумән башларлармы? — ди экоактивист.

Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!





Губернаторы России
Москва

Собянин: «Школа Бибирево» откроется в сентябре после комплексной модернизации





Москва

«Много денег на Авторадио»: второй финал


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в Москве расширили круг соискателей грантов для одарённых учащихся школ искусств



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Олег Митяев

"Почти у каждого из нас бывает драма": В Пскове отменили концерт Митяева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Трехкратный чемпион Москвы по боксу Котов умер во время тренировки в столице

Olimpbet: почти половина россиян не могут заниматься спортом без друзей

Жители Москвы смогут выбрать лучшие новые спортивные объекты


WTA

Екатерина Александрова не смогла пробиться в 3-й круг турнира WTA-1000 в Майами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Врачи Центра им Рошаля вошли в состав внештатных специалистов Минздрава Подмосковья



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России