Добавить новость
Главные новости Алдана
Алдан
Май
2025

«Бердәм Россия» партиясе Татарстан Рәисе вазифасына дәгъва кылачак кандидатларны атады

0

«Бердәм Россия» партиясе яшерен тавыш бирүдә катнашачак ике кандидатны билгеләде. Бу тавыш бирүдән соң Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим ителәчәк кандидатура ачыклана. Тавыш бирүдә республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев арасында сайларга туры киләчәк. Тавыш бирүдә җиңгән кеше партиянең Мәскәүдәге баш бүлеге белән килештерелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Әлеге карар бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде.

«Алдан тавыш бирү - теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлауларда кандидатлар күрсәткәндә мәҗбүри процедура. Бүгенге көндә төбәк сәяси советы әгъзаларыннан ике кандидатура буенча тәкъдимнәр килде: Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сенаторы Александр Михайлович Терентьев», – диде Мөхәммәтшин.

Алга таба Төбәк сәяси советы президиумы җирле һәм беренчел бүлекләр секретарьларының алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашуларын оештыра, очрашуда секретарьларның кимендә 75 проценты катнашырга тиеш. Мондый беренче очрашу 16 июньдә була.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Президиум бер кандидатураны билгели һәм аны Генераль Совет президиумына килештерүгә җибәрә, аннары килештерелгән кандидатура яшерен тавыш бирү юлы белән төбәк бүлеге конференциясе тарафыннан тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.







Глава Якутии Айсен Николаев





Глава Якутии Айсен Николаев

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Якутии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России