Татарстанда ашлык төялгән өч йөк вагоны рельстан чыккан
Юдино тимер юл станциясендә ашлык төялгән өч вагон рельстан чыккан, казада зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспорттагы төбәкара үзәк тикшерү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
«Алдан алынган мәгълүматлар буенча, 15 март иртәсендә Казанның Юдино станциясендә 3828нче санлы йөк поездының өч вагоны рельстан чыккан», – диелә хәбәрдә.
Авария рельс стрелкасының үзлегеннән күчүе аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, беркем дә имгәнмәгән һәм поездлар хәрәкәте дә тоткарланмаган.
Тикшерүчеләр вакыйга булган урынга барган. Хәзерге вакытта Россия Җинаять кодексының 263нче матдәсе (тимер юл транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) буенча тикшерү үткәрелә.
