Главные новости Алдана
Алдан
Февраль
2016

БДИда шпаргалка куллану очраклары бөтенләй юкка чыгарга мөмкин

0

Киләсе елларда БДИда шпаргалка куллану очраклары бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Радиоешлыклар эшчәнлеге буенча дәүләт комиссиясе имтихан вакытында мобиль җайланмаларның сигналларын томалау буенча махсус документ расларга җыена. Имтиханнар ул вакытта барлык төбәкләрдә дә гадел узачак, ди белгечләр.

– Без элемтә сигналын томалау тәртибен эшләдек. Ул бинадан читтәге элемтә чараларының эше­нә комачауламаячак, – дип бел­дерә Роскомнадзор рәисе Вадим Ампелонский. Имтихан ка­гый­дәләрен катгыйландыру эше­нә моннан берничә ел элек ке­рештеләр. 2013 елда имтихан вакытында кесә телефоннарыннан күчерү буенча гауга чыкты. Шуннан соң чыгарылыш укучыларын “металл капка” аша кертә башладылар. Дөрес, әлегә Рособрнадзор томалау җайланма­ларын урнаштыруны таләп итми. Әмма кайбер төбәкләрдә мондый тәҗ­рибә бар инде. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Ул төбәкләрдә укучылар имтиханнарга кесә телефоны, төрле гаджетлар алып килми икән. Шулай итеп, кагыйдә бозу очраклары да күзәтелми. Ә менә телефон алып кергән укучы­ларның эше юкка чыгарыла. Алар имтиханны киләсе елда гына бирә алачак. Узган ел рес­публикада 7 укучының кагыйдә бозуы ачыкланды.
 
Быел сынауга керәсе укучылар исә 1 февральгә кадәр үз­ләренең нинди фәннәрдән имтихан би­рәсен хәл итеп бетерергә тиеш иде. Соңгы елларда чыгарылыш укучылары фи­з­­ика, химия, биология фән­нәренә өс­тенлек бирә башлады. Әйтик, ил буенча физика сынавын сайлаучылар узган елга караганда 21 мең кешегә күбрәк. Гомумән, быел БДИда барлыгы 650 мең укучы катнашачак. Республикада әлеге имтиханнарны 17 меңнән артык укучы тапшырачак. Бездәге укучыларның да күбесе физикага мәхәббәтен белдергән. Андыйлар 5 меңнән артык. Биология сынавын – 3 мең, химияне – 2, информатика һәм мәгълүмати тех­нологияләре һәм тарихны 2шәр меңнән артык укучы тапшырырга җыена. Инглиз те­леннән 2 меңнән артык, әдәбия­т­тан 1 меңгә якын кеше сыналачак. Былтыр җәм­гыять беле­меннән 9 мең укучы имтихан тотса, быел әлеге имти­ханның нибары 1 меңенә генә кирәге чыккан. Географияне 100 дән артык кеше сайлаган. Узган ел аларның саны 200гә күбрәк булган. Шунысы да бар: узган ел мәк­тәп тәмам­лау­чылар саны бер меңгә артыграк иде. Вузга укырга керү өчен математика сынавын профиль дәрә­җәдә бирү кирәк. Быел матема­тиканың әлеге өле­шен сайлаучылар 4 меңгә кимегән. Аны 11 меңнән артык укучы сайлаган. Аның каравы, база дәрәҗә­сендәге математиканы сайлаучылар ике меңгә арткан. Андыйлар­ның саны 10 меңгә җитә. 2016 елда БДИны вакытыннан алда 1 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра.
 
БДИга бары инша нәтиҗәсе белән генә кертәләр. Декабрь аенда узган сынауларда укучы­ларның 99,8 проценты “зачет” алган. Ә менә 34 укучы аны үти алмаган. Начар билге алучылар февраль аенда кабат белемнәрен сыный.

Быел нинди үзгәрешләр булачак?

1.Тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгъ­лүмат технологияләре буенча җа­вап­ларны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак.
2. Контроль-үлчәм материалларын (КИМ) имтихан пунктларында бастыру мөмкин булачак. Быел тәҗрибәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Чүпрәле районнары катнаша.
3. Тугызынчы сыйныф укучылары математика, рус теллә­реннән тыш, тагын ике фәннән ирекле сынау сайларга тиеш. Ирекле имтиханнардан укучы “2ле” алса да, быел ул аттестатка йогынты ясамаячак. Киләсе елда исә начар билге алучыларга әлеге документ бирелмәячәк.
4. Татарстанда тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телен­дә тапшыру өчен бернинди каршылыклар да юк. Быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар, ягъни демо­версияләр татарчага тәрҗемә ителгән.

Алдан тапшыру этабы 21 март – 6 май көннәренә билге­ләнгән. Ә төп этап 26 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/17797-imtihanda-berni-ishetelm%D3%99yach%D3%99k.html





Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Айсен Николаев: АЭС малой мощности - спасение для Якутии





Москва

Фестиваль «Песня года» 2024 состоится в ДС «Мегаспорт» в Москве


Глава Якутии Айсен Николаев

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Якутия

Айсен Николаев: АЭС малой мощности - спасение для Якутии



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Башмет

Озвучено, сколько заработал музыкант Юрий Башмет на своей фирме




Спорт в Якутии

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Четыре золотые медали выиграли юные дзюдоисты Якутии в Благовещенске

Спартакиаду женщин выиграла cборная Якутска 

В Якутске открыли стенд и памятник Николаю Тарскому


WTA

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Написал сообщение родным и исчез: Депутат и бизнесмен внезапно пропали на вертолёте Robinson под Архангельском



Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России