Миңнеханов реставратор Попов белән Татарстан гыйбадәтханәләре турында фикер алышты
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Реставрация үзәге - архитектура, җитештерү, укыту» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн – очрашу үткәрде. Ул аның белән Олы Елга авылында мәчет һәм Архангельск Кляр чиркәвен торгызу турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты. Очрашу барышында реставратор тарафыннан мәчетне торгызу буенча зур эш башкарылуы билгеләп үтелде.
«Бу эшләрне, аннан шулай ук агачтан төзелеш объектларын реставрацияләү үзенчәлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты мәчет буенча финанслауны арттыру тәкъдимен хуплады. Яклар шулай ук эшләрне башкару графигын яңадан карарга килеште. Реставратор 2020 елга актуаль план-графикны якын арада тәкъдим итәргә вәгъдә бирде», – дип шәрехләде очрашу нәтиҗәләрен Иван Гущин.
Шул ук вакытта чиркәүдә башкарылган реставрация эшләренең проценты түбән булуын билгеләп үттеләр. Бу подрядчы оешма ресурсларының җитмәве, шул исәптән квалификацияле кадрларның тиешле күләмдә булмавы белән бәйле.
Фикер алышудан соң яклар килешүе буенча чиркәүне реставрацияләү турындагы килешүне өзәргә дигән карар кабул ителде. Объектны торгызу эшләре Татарстандагы реставрация оешмасы көче белән дәвам итәчәк.
Ике гыйбадәтханәне дә реставрацияләү 2019 елда башланган иде. Шул ук вакытта 2020 елның гыйнварында смета исәп-хисаплары буенча каршылыклар аркасында эшләр вакытлыча туктатылды.