Добавить новость
Главные новости Астрахани
Астрахань
Апрель
2016

Армиягә чакырылучылар өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлады

0
Армиягә чакырылучылар өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлады

Узган атнаның җомгасында Иске Абдул мәдәният йортына район авылларыннан өлкән сыйныфлар һәм армиягә бару яшендәге, шул исәптән язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак егетләр җыелды. Биредә алар ул көнне район башлыгы, район хәрби комиссары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, бүген уллары армия сафларында булган әти-әниләр белән очрашты.

Хәрби хезмәт җиңелләрдән түгел, аңа психологик яктан да, физик яктан да әзер булу мөһим. Шул ук вакытта ул ир-егет өчен тормыш мәктәбе, хезмәт иткән ир-ат гомер иткәндә югалып калмый, армия бик авыр хәлләрдән чыгарга, җиңәргә өйрәтә дигән фикер ассызыкланды очрашу барышында. Армиягә барудан куркырга кирәкми, хәрби әзерлекне алдан ук башларга кирәк дип киңәш бирделәр яшьләргә өлкәннәр.

«Бүген Тукай районыннан 100гә якын егет хәрби хезмәт үтә. Алар төрле төбәкләрдә, төрле гаскәрләрдә. Командирлардан егетләрнең яхшы хезмәт итүләрен белдереп рәхмәт хатлары килеп тора, – дип сүзен башлады район хәрби комиссары Дамир Вәлиев. – Тиздән сез дә аларның сафына басачаксыз, – дип мөрәҗәгать итте аннары залда утыручы егетләргә. – Хәрби хезмәтне лаеклы үткән бабайларыгыз, әтиләрегез, абыйларыгыз белән тигезләшегез. Иң мөһиме – сезнең өчен ут йотып торган әти-әниләрегезне онытмагыз. Язгы чакырылышта армиягә алынасы егетләрнең барысына да хәерле юллар, исән-сау кайтуларын, ә әти-әниләргә сабырлык, рух ныклыгы телим», – диде ул.

 Район башлыгы Васил Хаҗиев чыгышын үзе хезмәт иткән еллар хатирәләреннән башлады. «Армия чоры – иң истә кала торган вакыт. Бүген дә сүз шул темага кереп киткәндә сөйләп туя алмыйбыз. Хезмәт итмәгән кеше, әлбәттә, сүзгә кушыла алмый инде. Хәрби хезмәт кешене тәрбияли һәм армиядә күнегелгән катгый режим, тәртип гомер буе дәвам итә. Аның белән уртак тел табып, аңа ышанып була, – дип, Васил Гарипович яшьләргә хәрби хезмәтнең мөһимлеген тагын бер кат искәртте.

Бүгенге көндә Астрахань өлкәсенең Знаменск шәһәрендә хезмәт итүче оныгы Альфир Минхаҗиевның әбисе Федия ханым армия хезмәтенең кирәклеген яшьләргә үз гаиләсе мисалында аңлатты. «Гаиләбездә һәр ир-ат Ватанны саклауга үз өлешен кертте. Өлкән абыем 60нчы елларда Кырымда, икенчесе Германиядә хезмәт иттте. Булачак иремне дә армиягә озатып, ике ел көтеп алдым. Хәзер менә 44 ел бергә гомер итәбез. Кырыс 90нчы елларда улым хезмәткә чакырылды. Тугыз яшьтән әнисеннән калган оныгымны үзем тәрбияләп үстердем. Аны мөстәкыйль булырга, авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәттем. Альфир бүген ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Киткәндә 25 мәртәбә отжимание ясый, 5-6 тапкыр турникта күтәрелә иде, бу да начар түгел. Армиягә кадәр хәрби комиссариат аша машина йөртү таныклыгы алды, механикка укыды. Банк карталары бирделәр, кәрәзле телефоны бар. Көн саен диярлек сөйләшеп, хәлләрне сорашып торабыз», – дип булачак солдатларның күңелләрен тынычландырды, армия хакында бик җылы итеп үз фикерләрен җиткерде.

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак Иректаң егете Илнур Сафинның әнисе Лидия Зарифуллина балаларның намус белән хезмәт итүен, әти-әниләрнең улларын ничек сәламәт килеш озатсалар, шулай каршы алуларын теләде. 

 Моннан нәкъ 30 ел элек армиядән кайткан Әфган сугышы ветераны Айбулат Якупов, мобилизация эшләре буенча баш белгеч Хәлил Хәбибуллин яшьләргә үз киңәшләрен бирде. Чара хәрби темага әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу җылы, күңелгә үтәрлек булды. Соңыннан мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.





Губернатор Астраханской области Игорь Бабушкин
Астраханская область

Строительство социальных объектов в Астрахани лично проинспектировал Игорь Бабушкин





Москва

В Воскресенске росгвардейцы задержали гражданку, находящуюся в федеральном розыске


Губернатор Астраханской области Игорь Бабушкин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Астраханская область

Строительство социальных объектов в Астрахани лично проинспектировал Игорь Бабушкин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анна Нетребко

Невозможность иметь детей или разные политические взгляды: Нетребко разводится с Эйвазовым




Спорт в Астраханской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Мотоциклист и его 11-летняя пассажирка погибли в ДТП на Ставрополье

Астраханцы передали детям в новые территории 5 500 пар роликовых коньков

В центре Москвы 30 июня временно изменится схема движения транспорта из-за велогонки


WTA

WTA "кинул" Рыбакину и Швентек



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener



Частные объявления в Астрахани, в Астраханской области и в России