«Хозур» нәшрият йорты Йосыф Нәбхәнинең «Шәвахидуль-Хак» хезмәтен бастырды
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Болгар ислам академиясе белән берлектә «Шәвахидуль-Хак» («Хакыйкать дәлилләре») китабын нәшер итте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге китапның авторы — бөек галим, дин белгече Йосыф Нәбхәни. Үзенең хезмәтендә ул Ибн Тәймия һәм аның тарафдарлары фикерләренең Әһле Сөннәт вәл-Җәмәгать тарафыннан кире кагылуын тәфсилле бәян итә.
Басмада Әһле Сөннәт вәл-Җәмәгать юлында булуның мөһимлеге, белемсезләрнең ялгыш фикерләре турында искәртелеп, борчый торган күп кенә сорауларга җаваплар бирелә.
Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин.