Добавить новость
Главные новости Болгара
Болгар
Февраль
2025
1
2
3
4
5 6 7 8
9
10 11
12
13
14 15
16
17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Олеся Лесная Рамазановларның концертында: Ризат белән Зинираның нинди кушаматлары бар?

0

Иҗади гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның Казандагы концертларында сәхнә артында блогер Олеся Лесная да булган.

– Ризак бит әле син име?

– Ризак.

Сине күп кенә кешеләр бутый. Мәсәлән, мин сине Зират дип әйтәм. Ә хатыныңа Резина дип әйтәсе килә. Кызык итеп ничек бутаганнары бар?

– Иң кызыгы шул инде. Син – Зират, хатының – Резина диләр. Кайбер кешеләр: «Рәхмәт сиңа, Зират», – дип әйтә дә. Аннары тизрәк гафу үтенә башлыйлар. «Ярар, мин ияләнгән инде», – дип әйтәм. Мин ияләнгән. Мин үпкәли торган кеше түгел.

Бу синең чын исемеңме?

– Икенче исемем – Миңлебай. (Җырчы кулындагы миңнәрен күрсәтә).

Күп кенә җырлы гаиләләр аерым җырлый башлады. Сезнең андый теләк юкмы?

– Кадерле халыкка Ризат белән Зинира кирәк. Шуңа күрә тамашачыга нәрсә кирәк – шуны тәкъдим итәргә тырышабыз.

Бәлки, синең тавышың юктыр. Шуңа җырламыйсыңдыр.

– Бәлки, шулайдыр.

Кемнең иҗатын яратмыйсың?

– Кумирым да юк, яратмаган кешем дә юк.

– Конфликтлар юкмы? Җыр бүлешә алмаган чаклар.

– Ишеткәнең бармы, булса, ирешкән булыр иде.

Сезгә ирешкән иң начар хейт?

– Әле менә кичә генә бер кыз язды. Бәдрәфкә төшеп барганда: «И, боларның икесенең дә тавышы юк инде», – дип әйткән бер апа. «Ник килдегез?» – дигәч, «Белмим, киләсе килде», – дип әйткән.

Ошатмасалар да йөриләр инде алайса...

– Кемдер тикшерер өчен киләдер инде.

Аннары Лесная Зинира белән әңгәмә кора.

Синдә барлык кызлар көнләшерлек гәүдә, махсус шулай эшлисеңме әллә?

– Безнең авылда «ябык сыер сөтле була» диләр. Нәселдә дә таза кешеләр юк. Тормыш рәвеше шундый, җәйге ялга чыккач, азрак җыям, гастрольләр вакытында күзгә күренеп ябыгып алам.

Болгар премиясендә сезнең күкрәкләрне зур итеп күргән идем. Сез пластик операция ясаттыгызмы әллә?

– Юк! Күлмәге шундый иде. Бер хыялланып алган идем, зурайтырга түгел, күтәртергә. Хатын-кыз бала тапкач үзгәрешләр була бит инде. Шуны эшлисе килгән иде, әлегә Ризат канәгать.

Нишләп социаль челтәрдә икегезгә бер сәхифә?

– Минем «бит»не блокладылар. Бер шоурум үзенә алды. Без бит өйдә дә, эштә дә бергә. Шулай җайлы булыр дип, берләштереп куйдык.

– Сезнең аудитория өлкәннәр, яшьләр өчен иҗат итәсе килмиме? Даң-доң.

– Безнең яшьләр өчен җырлар бар бит. Үп-үп, үпкәләмә… Ул җырны язгач, нигә «үпкә турында» җыр яздыгыз дип тәнкыйтьләделәр дә. Мәгънәсез, тозсыз җыр дип тә яздылар.

– Хейтерлар Зинира улый дип яза. Аларга фикерең нинди?

– Табигать биргән, шул тавыш. Без хейтерларга игътибар бирмибез.

– Ризаттан кала кеше белән дуэт җырлар идеңме?

– Юк.

Егетләр яза алмый инде алайса?

– И, алай димә, язганы – яза…

Аннары Олеся сәхнә артына керә. Аның сорауларына шаккатып, Ризат: «Каян таптыгыз моны?» – дип тә куя.

– Керүгә – трусик. Кемнеке бу?

– Нәрсә эшлисең син? Минеке, чип-чиста. Өр-яңа.

– Трусикларыңны каян сатып аласың?

– Миңа киемнәрне Зинира ала.

– Моны Зинира тектеме әллә?

– Юк, әни. Җөйсез алар.

– Авыртамы әллә?

– Авыртмый. Күренмәсен өчен.

– Бу ялтыр-йолтырларны кем тектерә? (Блогер сәхнә костюмнарын күрсәтә).

– Зинира.

– Чегән төсле сез.

– Чегән төсле. Сәхнәдә шундый кирәк.

Аннары чупа-чупс суырып утырган Олесяга Ризат та кисәтү ясап куя. «Шушы яшеңдә чупа-чупс суырып утырмыйлар инде», – ди җырчы.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Болгаре, в Татарстане и в России