Добавить новость
Главные новости Чебоксар
Чебоксары
Декабрь
2023

Буада хыянәтче ир, мал бүлешмәс өчен, хатынын үтерергә киллер яллаган

0

Татарстанның Буа шәһәрендә яшәүче Х. 2019 елда хатынын үтерү өчен киллерлар яллый. Ул, бергә туплаган малны бүлешмәс өчен, хатынны үтерергә була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Х. хатыны белән хыянәт аркасында талаша. Хатын аның сөяркәсе булуын белеп ала, аерылышырга була. Иргә бу ошамый, ул уртак малны бүлешергә теләми.

2019 елда Х., хатынын үтерер өчен, Ульяновскида яшәүче 34 яшьлек А.ны җәлеп итә. А. бу ир-атка 250 мең сум бурычлы була. Заказчы ир-ат аңа бурычын кичерергә, өстәп 100 мең сум түләргә вәгъдә бирә, шулай ук җинаять урыныннан акчалы барсетканы алырга рөхсәт итә. Киллер таларга дигән булып өйгә керергә һәм хатынны үтерергә тиеш була. Аннары ачыкланганча, ул берничә тапкыр хатынны үтерергә маташып карый, булдыра алмый.

«А. күп тапкыр аны үтерергә маташа, тик планы барып чыкмый. Чираттагы һөҗүм Буа белән Чувашия арасындагы трассада булырга тиеш, тик барып чыкмый», – дип Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

А. үзе генә башкарып чыга алмагач, Ульяновскида яшәүче 41 яшьлек иптәшен – В.ны җәлеп итә. Ул, хатынны кыйнарга гына кирәк, дип аңлата.

2022 елның 15 декабрендә Казан – Ульяновск юлында Х. хатыны белән машинада була. Киллерлар алар янына килә. А. хатынга күп тапкыр пычак кадый. В. заказчыны балта сабы белән кыйный. Аннары 580 мең сум салынган барсетканы алып качалар.

Х. аңына килгәч, хатынын хастаханәгә илтә. «Кызганганмы, исән калмас, дип ышанганмы», – ди тикшерүчеләр.

Киллерларның берсе җинаять урынында зажигалкасын төшереп калдыра. Аларны шуның ярдәмендә табалар.

Танышлары киллер ир-атларын яхшы яктан сыйфатлый, ә Х. Сабантуй спонсоры булып та йөргәне ачыкланган. Хәзер алар өчесе дә сак астында, суд карары көтә, диелә хәбәрдә.







Глава Чувашии Олег Николаев





Глава Чувашии Олег Николаев

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Чувашии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Чебоксарах, в Чувашии и в России