Добавить новость
Главные новости Чебоксар
Чебоксары
Май
2024

Бибинурлы Хәмдүнә! Легендар җырчыбызны искә алу кичәсеннән репортаж

0

24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узды. Бу көнне Татарстанның халык артисткасына 75 яшь тулган булыр иде. Интертат хәбәрчесе аңа багышланган «Җомга» исемле искә алу кичәсеннән репортаж тәкъдим итә.

Тормыш ул шуның белән кызык та - аның иясе гел нәрсәгә булса да юлыга. Сүз булсынмы, хәлме – мөһим түгел. Күпкә мөһимрәк әйбер – шул сүз яки хәл аркасында аның артка борылырга мәҗбүр булуы һәм шул борылу нәтиҗәсендә кайчандыр үзенә аңлашылмаган әйберләрнең чынлыкта хакыйкать булганлыгына инануыдыр. Исегездәдер, 1990-2000 елларда «ТНВ» телеканалыннан еш кына урман аланында яки Кабан күле буенда төшерелгән клиплар күрсәтелә иде. Ул клипларның күбесендә бер-бер артлы Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек популяр җырчылар иде. Гомумән 1990-2000 еллар – ул татар эстрадасының эстетик, тышкы ягының үзенә күрә бер борылыш вакыты. Бер яктан инде яңача, ул вакытның заман таләпләренә туры китерелеп, клиплар эшләнелә, ә телевизорда әле һаман татар эстрадасының, Хәмдүнә апа әйтмешли, «акула»ларының кайвакыт тавыш белән картинка рассинхронында җырлаган җырлары күрсәтелеп ята иде. Шулай да мине ул елларда, рассинхрон түгел, ә икенче сорау борчый иде. Ул да булса: «Ничек шулай манерно җырлап була? Җырлавы – бер эш, ничек андый башкаруны тыңлап була икән?» – дип аптырый идем.

Ләкин, инде әйтелгәнчә, хакыйкать үзгәрми. Кеше иртәме-соңмы, барыбер, кайчандыр кире каккан әйберләренә, минем очракта татарның чың моңына әйләнеп кайта икән! Бүгенге концерттан соң мин моңа кабат инандым! Чөнки Хәмдүнә апаның репертуарыннан бөркеп торган татар моңын мин бүген дә ишеттем.

*

«Җомга» дип аталган искә алу кичәсе җомга көн кич белән башланды. Кемдер, бәлки, хәзер, минем кебек, бу юлларда яшерен мәгънәләргә юлыккандыр? Анысын төгәл белмим, ләкин, миңа калса, ул күзгә ачык күренергә тиеш. Яшьләрдә әле бу яшерен мәгънәне «пасхалка» дип тә атап йөртәләр. Бу матур сүз күбесенчә кинематогрофта кулланыла, ләкин безнең очракта ул матурлыкны Хәмдүнә апа тормышы һәм иҗатына карата кушканда, шунда ук ул сүз фаҗигале төсләргә буяла сыман. Уйлап карасаң бит, Хәмдүнә апаның тормышы Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән...» әсәрендәге Бибинур белән нык аваздаш. Миңа шулай тоела инде, сезгә ничектер. Хак булмасам, алдан ук университетта татар әдәбияты укыткан укытучыларыма «Тормышта һәр кеше ялгыша ала!» дип әйтәсем килә, алайса, тиздән – «гос»лар, мондый фикер өчен «икеле» куярга да мөмкин алар...

Инде искә алу кичәсенең үзенә күчсәк, ул 3 сәгатьтән артык дәвам итте. Шушы 3 сәгать эчендә төрлесе булды. Башта минем 7 рәттәге «люксовый» урынга бер әбине утырттылар, аннан кичәнең режиссеры Илдар абый Хәйруллин, сәхнә артында шыпырт кына экранны телефонга төшергән өчен, мине чүт филармония баскычыннан ыргытмады. Ә иң үзе кызык, үзе бер дә кызык түгел шикелле хәл Салават Фәтхетдинов белән булды.

Иң баштан башлыйк.

Иң беренче итеп, афишада булган артистларның интернеттан йөзләрен карап һәм аларны истә калдырырга тырышып чыктым. Үзегез беләсез, бүгенге яшьләр татар эстрадасында Марат Яруллин белән Ришат Төхвәтуллиннан башка берсен дә белми. Мин дә шундыйлар рәтеннән. Әйе, бүгенге артистларның күбесен 2000 елларда төрле СD дискларда күргәнем булса да, дисклар бит инде алар күптән тузанланып чарлакта ята. Шуңа хәзер кемнең кем икәнен аеру авыррак. Карап чыккач һәм Вил абыйның Вил (ред. – Татарстанның халык артисты Вил Усманов) икәненә инангач, беренче булып, аның янына киттем:

«Хәмдүнә апа легендар җырчыларыбызның берсе, ә легендаларыбыз безнең күп. Филармония бу юнәлештә бик зур эш эшли, чөнки әле менә март аенда гына Флера апа Сөләймановага 85 ел тулу уңаеннан бик зур концерт оештырылды. Шуны билгеләп үтәсем килә: анда барлык артистлар бушка җырларга риза булды. Үзегез беләсез бит инде, җырчы җырлап акча эшли, ләкин бүген дә шул ук форматта Хәмдүнә апаны искә алабыз. Мин бүген Хәмдүнә апаның «Бер кайтасы иде туган якка» исемле җырын җырлыйм. Режиссер үзебезгә сайларга мөмкинлек биргәнгә, мин шушы җырны сайлап алырга һәм, сайлап алырга гына түгел, ә бу композициянең композиторыннан да рөхсәт алырга булдым. Чөнки мин әле аны үз концертларымда да җырларга уйлыйм. Җырның җырлануы ул бит инде кешегә аны кайчандыр җырлаган артистның исеме әле һаман да онытылмаган икәнлеген күрсәтә. Яшь җырчыларга мин гел әйтеп киләм: ретро җырларны җырлаганда, иң башта башкаручының исемен әйтегез, мин үзем шәхсән шулай эшлим. Ә бүгенге концертка килгәндә исә, үзегез күрәсез, ул тамашачыга бай, һәм бу бик сөендерә...»

Аннан Җәвит абый Кәмитов, ой Җәвит Шакиров (ред. – Җәвит Шакиров – Татарстанның халык артисты) янына киттем. «Җәвит абый, Хәмдүнә апа белән эшләгән елларда булган бер кызык хәлне исегезгә төшерегез әле», – дигәнгә, ул: «Искә алу кичәсендә кызык әйберләр сөйләмиләр инде!» – диде дә бүтән хатирәләрен сөйләргә тотынды:

«Миннән дә бәхетле кеше юк ул, чөнки гастрольләр вакытында миңа еш кына Хәмдүнә апаның сольный концертларын алып барырга туры килде. Безнең концертлар булмаганда, аның белән чыгып китә идек. Ул беркайчан да авырлыклар алдында туктап калмады. Сәнгать өчен туган кешеләр була, менә ул да шундыйлардан иде. Сәхнәне ярата, халыкны ярата, ул аның өчен иң изге әйбер.

Гаилә дуслары булып та яшәдек. Менә бүген аңа 75 яшь... Әйткән сүзе бар иде: «Җәвит, 75 яшьлек юбилеемны син алып барырсың, Алла биргән булса!» Чөнки 70 яшен алып бара алмадым, гастрольләр вакытына туры килде. Менә аның шул бер нәзере, әйткән сүзе калды. Ә инде бүген матур итеп искә алабыз. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын! Дәвам итүчеләргә исә аны искә алып, хатирәләрне яңартып сөйләргә насыйп булсын!»

Җәвит абый белән сөйләшеп бетергәч, шунда ук җырлап чыккан Вадим Захаровка (Татарстанның халык артисты) юлыктым. Аңа да, Хәмдүнә апаны искә алыгыз әле, дигән идем, ул минем күзләргә карады, мин аныкына... Тынлык... Юк, бу тынлыкта икебез дә туган Кукмараны искә төшмәде! Бу тынлык аның хасталанганын күрсәтте. Мин исә барысын да аңладым. Сораулар юк. Терелсен тизрәк, халык аны ярата...

Концерттагы җырларга килгәндә, алар арасында Хәмдүнә апаның репертуарыннан популяр булып саналган һәм шулай җырчыларның үз репертуарларыннан сайлап алган җырлары яңгырады. Тыңладым, кайберләрен үз плейлистыма да өстәдем.

Искә алу кичәсендә бердәнбер бирелеп сөйләшкән кеше – Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләхов иде. Аннан кечкенә генә интервью да алып булды.

Без Хәмдүнә белән гел бергә булдык. Мин 1981 елда филармониягә килгәндә, ул инде бер 3 ел эшләгән булса кирәк. Элек эстрада бүлеге бар иде, анда 16 бригада эшләде. Мин опера театрыннан килгәндә үк, үз бригадам белән килдем, ә Хәмдүнә ул Эмиль Җәләлетдиновта эшләде, чөнки мин консерватория бетереп килдем, ә аның консерватория белеме булмагач, аны антураж итеп алдылар инде. Сәхнәгә килгән көннән үк филармониядә: «О-о-о, шундый шәп җырчы килгән, Уфадан икән, шундый шәп тавышлы икән!» дигән игътибар уянды аңа... Уртакул җырчы гына килсә, андый игътибар булмый, чөнки килеп торалар, китеп торалар, ә Хәмдүнәгә шунда ук игътибар зур булды. Чынлап та бик үзенчәлекле иде: сәхнәгә чыгуы да, үзен тотышы да. Шәхес булачагы күренә иде инде, кыскасы.

Репертуары әллә ни зур булмады, ләкин соңында инде балладалар да җырлый иде. Кыскасы, һәрбер кечкенә генә җырдан ул зур әсәр ясый башлады, чөнки аның табигате шундый иде. Аннан Илһам абыйда эшләде ул ничә еллар буе, аның мәктәбен дә алды. Илһам абый чөнки һәр нәрсәне зур итеп эшли белә иде, аның бөеклеге дә шунда. Хәмдүнә дә шуңа өйрәнде, мәсәлән, әгәр шаян җыр икән ул аннан тулы спектакль ясый белде. Менә «Галигә барам әле»не соңгы елларда җырлап йөрде ул, аны бит инде аңарчы да Нәзифә Кадыйрова никадәр Башкортстанда җырлады һәм гади бер шаян җыр итеп җырлый иде, ә Хәмдүнә аны театральләштерде! Гомумән, аның мөмкинлекләре зур иде. Ул романс та җырлый ала иде. Әгәр консерватория класслары аша узган булса, ул, медсопрано буларак, опера сәхнәсендә җырларга тиешле кеше иде! Ә инде эстрадага килүе ул татарның байлыгы!

Хәмдүнәнең шулай кинәт китеп баруы зур югалту булды, чөнки шул планда җырлап, аны алыштырырлык җырчы юк бездә бүген. Менә Хәйдәр Бигичев үлгәннән соң, опера театрында Отеллоны җырлаучы кешеләр дә булмады бит. Рәсәйдә бар инде алар, ләкин менә бездә, татарда, кызганыч, юк. Ләкин шунысы шатландыра, Хәмдүнә бик күп запас калдырып китте. Аның мәктәбе дәвам итә! Бүген дә күргәнсездер, яшьләр аның манерасын кабатларга, аның кебек җырларга тырышалар. Хәмдүнәнең бит аның тембры, тавыш төсе бик матур булды, халык шуңа яратты да аны!

Сез, Хәйдәр абыйга, Хәмдүнә апага алмаш килми, дидегез. Сезнеңчә, проблема нидә?

Ул табигать... Ул саран да була белә! Без рус эстрадасына күчеп киттек. Алмаш бар, ләкин алар рус эстрадасына китә. Милли саегуыбыз, баш саныннан саегуыбыз сыйфат саегуына да китерә. Ул безнең әдәбиятта да, сәнгатьтә дә... Безнең, мәсәлән, күпме шагыйрьләребез, җырчыларыбыз Башкортстан, Чувашия һ.б. яклардан килгән, ә бүген алар килми. Мин моны 11 ел «Татар моңы» конкурсында жюри булып утырган кеше буларак әйтәм.

Хәмдүнә апа күп интервьюларында «коллективта эшләгәндә көнләшү, яла ягу күп булды» дип әйтә иде. Коллективта булган мөнәсәбәтләрегез турында сөйләп китә аласызмы?

Без бер коллективта, бер бригадада эшләмәдек. Без икебез дә концертантлар идек. Әйе, без аның белән бик дус яшәдек. Үзәктә йортыбыз бар иде, ул бит бик күп еллар буе фатирсыз интекте, без аны, төннәрен үзен генә кайтарып җибәрергә куркып, үзебез шәһәрнең уртасында яшәгәнгә, еш кына аны алып кайта идек.

Минем тормыш иптәшем белән дә бик дуслар иде алар, хәтерлим, алар хәтта миңа каршы икесе конфронтациядә дә утыралар иде. Туганнар кебек яшәдек, бер сүз белән әйткәндә. Менә синең ишетәсе килгән сүз ул, мөгаен, «Сез бер-берегездән көнләшмәдегезме?» дигән сүздер инде. Юк, андый әйбер булмады, минаның уңышларына шатлана идем, кайгыларына кайгыра идем.

Без сердәшләр идек, мин бик күп беләм аның турында, аның яшерен серләрен беләм. Аның китабы чыкты бит, менә шуны ачып карасагыз, иң зур язма анда минеке, чөнки, чыгартканда, ул китап редакторы Гөлназ Шәйхигә әйтеп калдырган: «Фердинандның бер сүзен дә кыскартма!» дип. Төрле кеше белән төрлечә яшәгәндер инде, ләкин, үземә килгәндә, без аның белән гел дус, тату яшәдек!

Төшегезгә керәме?

Юк, бер дә кергәне юк. Әлфия апа Авзалова әйтә иде, хәзер ул артистның исемен әйтмим инде: «Менә «ул» төшкә керә күрмәсен, «ул» керсә начар була, ә Хәмдүнә керсә акча була», дип әйтә иде Әлфия апа. Ярата иде аны Әлфия апа!

Соңгы тапкыр концерт залыннан сәхнә артына менгәндә, Салават Фәтхетдиновны очраттым. Салават абый, Хәмдүнә апа турында берничә сүз әйтегез әле, дигәнгә, ул башта озак дәшмәде, ә аннан борын эченнән нәрсәдер мыгырданды да китеп барды. Депутат булырга җыена бугай, нәкъ алар кебек җавап бирә! Хәмдүнә апа шулай итәр иде микән, ә, Салават абый?..

Ә репортажны башта истә алган «Җомга көн, кич белән...» әсәре белән бетерү урынлы дип уйлыйм: «Аксыргакта (Казанда) яңа шимбә көне яралды...» Юк, әсәрдәге Бибинур кебек, Хәмдүнә апа да үлмәде! Аның иҗаты, рухы безнең белән! Ләкин аңа алмашка килгән, бүгенге тере «легендалар»га анда гына булган гадилек җитми... Бүген бөтенесе «крутой», ә Хәмдүнә апаны нәкъ менә гади, кешелекле булганы өчен яраттылар да. Ләкин заман үзгәрә бугай, бүген «крутой» булып йөргәннәрне яраталар...





Глава Чувашии Олег Николаев
Чувашия

Николаев предложил сделать в Чувашии еще один праздничный выходной





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона


Глава Чувашии Олег Николаев

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Чувашия

«Благостные послания». Глава Чувашии рассказал о символах национального чувашского костюма на празднике Акатуй



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Жаркое лето в Сочи: МOT, Джиган и Ольга Бузова выступят на сцене VИНОГРАD Pool Day&Night Club




Спорт в Чувашии

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Новочебоксарске в День Республики на бегах разыграют призовой фонд в два миллиона рублей

по вальту все друзья все как и по тусе предатели далее живем далее развиваемся все меняется в жизни творческой еденицы

Участница шоу на ТНТ о пути от спортсменки из Новочебоксарска до чемпионки мира: “Потом только осознаешь, как это круто"


Даниил Медведев

Медведев и Сафиуллин сыграют в паре на турнире в Галле



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Чувашия

Чувашская энергосбытовая компания вместе с Минприроды Чувашии объявляет акцию яZaЭкологию



Частные объявления в Чебоксарах, в Чувашии и в России