Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Фатыйха» иҗат төркеменә Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан-Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан) керә. Күргәзмә каллиграф — рәссамнар иҗаты белән таныштыра. Биредә гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган утыздан артык эш тәкъдим ителә. Күргәзмә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме көнендә — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә ачыла.
Күргәзмәне ачу тантанасында авторлар катнашачак. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.
Күргәзмә 2021 елның февраль аена кадәр дәвам итәчәк.