Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2015

Зәй полиция хезмәткәрләре шартлату турында алынган хәбәргә аңлатма бирде

0

Әле гыйнварь ае башында гына Зәй шәһәренең Ленин урамында ясалма шартлаткыч эшләү аркасында бер фатир зыян күргән иде, 25 гыйнварда полициянең дежур бүлегенә фатирын шартлатырга теләүчедән хәбәр алыну мондый хәлнең яңадан кабатлану куркынычын тудырды. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре юстиция капитаны Илнур Сибгатов биргән мәгълүматлар буенча 25 нче гыйнварьда 19 сәгать 19 минутта Җиңү проспектының 1/01 йортында үз фатирын шартлатырга теләүчедән звонок алына. Ир-ат газны ачып куйдым, хәзер фатирны шартлатам, дип яный. Тиз арада оператив төркем, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, газ идарәсе хезмәткәрләре әлеге адрес буенча җыела. Әмма ир-ат шартлату турында янап ялган хәбәр салган булып чыга. Ә менә газны ачып куюы дөреслеккә туры килә, фатирга килүче газны газ идарәсе хезмәткәрләре тиз арада өзә.

- Әлеге ир-ат - 1975 елгы Зәй кешесе. Ул әлеге адрес буенча 2013 елдан язылышмый  гына хатыны белән тора. Күршеләреннән аның борчып, тавыш куптарып йөрүе сәбәпле, шикаятьләр булганы юк. Ә менә узган ел ул җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә күренгән өчен административ җаваплылыкка тартылган, алкоголь куллануга хирыслыгы бар. Фатир шартлатам дип янап хәбәр салуын ул алкоголь кулланган хәлдә хатыны белән ачуланышу сәбәпле  үч алырга теләп эшләдем дип аңлата. Бәхеткә, фатирда да, әлеге йортта да зыян күрүчеләр юк, - ди әлеге территориянең участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Нияз Вәлиев.

Хәзерге вакытта бу гамәл буенча җинаять эше кузгатылган, җитди тикшерү бара. Мөгаен, ир-атның хатыныннан үч алуы үзенә начарлык булып кайтыр.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России