“Иң сөйкемле пар” бәйгесенең беренче катнашучылары
“Әлмәт таңнары” газетасы яңа бәйге игълан итүен хәбәр иткән идек инде. 14 февраль - Изге Вәли көне уңаеннан Әлмәтнең иң сөйкемле парын эзләргә булдык. Безнең беренче катнашучыларны сезгә дә тәкъдим итәбез: Ләйсән Һәм Дмитрий Долговлар.
Исегезгә төшерәбез: бәйгедә катнашу өчен парлашып төшкән фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 24 гыйнвардан кабул итә башлыйбыз. Аларныatannary@yandex.ru электрон адресына “Иң сөйкемле пар” бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 30 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 февральдә игълан итәчәкбез.
