Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2015

Кадастр мәгълүматларын ничек алырга?

0
 www.nvraion.ru 
Әлеге сорауга Татарстан Кадастр палатасы директоры урынбасары Алинә Камәртдинова җавап бирә.
 
Моның өчен кадастр исәбе органына сорау (запрос) җибәрергә кирәк. Моны үзегез өчен уңайлы теләсә нинди юл белән эшләргә була. Үзеңә килергә яисә запросны электрон я булмаса гадәти почта аша юлларга мөмкин. Әлеге сорау биш эш көне дәвамында эшкәртелә. Территориянең кадастр планын әзерләү искәрмә булып тора – бу 15 эш көнендә башкарыла. Монысы да әле запрос ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан тыш башкарылган очракта гына шулай сузыла. Җавап сезгә үзегез теләгәнчә – электрон төстә яисә кәгазьдә һәм күрсәткән адресыгыз буенча киләчәк. Күчемсез объектларның кадастр бәясе турында белешмә бушлай бирелә. Ә менә кадастр паспорты, кадастр өземтәсе, территориянең кадастр планы кебек мәгълүматлар өчен  түләү кирәк булачак. Физик затлар өчен кәгазь документларның бәясе 200 дән 800 сумга кадәр, ә электрон документларныкы нибары 150 сум. Юридик затларга электрон төстәге теләсә нинди мәгълүматлар өчен – 300 сум, ә кәгазьдәгеләре өчен 600 дән 2400 сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Игътибар итегез, берничә күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар биргән өчен бер конкрет сумма түләнми. Законда билгеләнгән тәртип нигезендә, һәр запроска аерым түләү документы булырга тиеш. Һәм берничә ел инде Татарстанда экстерриториаль эш принцибы гамәлгә ашырыла. Бу  республика халкының Россиянең бүтән регионнарында урнашкан күчемсез милек объектларына да  дәүләт кадастры мәгълүматлары алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
 
Ә 1 гыйнвардан  кешеләр файдасына тагын бер яңалык кертелде. Ул  сорала торган мәгълүматларның, кадастрда әлеге күчемсез милек объектының булмавы сәбәпле, законда каралган срокларда бирелә алмавы белән бәйле очракларга кагыла. Мондый ситуациядә болай эшләргә кирәк. Кадастр палатасы әлеге объект турындагы мәгълүматларны техник инвентарьлаштыру һәм җирле үзидарә органнарыннан мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Исегездәдер, элегрәк җир, йортлар, биналар һәм корылмалар турындагы мәгълүматлар инвентарьлаштыру материаллары буенча кадастр базасына кертелә иде. Аларның кайберләре кадастрда исәпкә алынмаган килеш тә калырга мөмкин. Әгәр җавап соңгарса, кешегә  хәбәр җибәрелә, анда күчемсез милек объекты табылган һәм аңа документлар дөрес рәсмиләштерелгән очракта аның турындагы мәгълүматлар дәүләт күчемсез милек кадастрына кертеләчәк, диелә. Ә бу инде кабат запрос ясарга, тагын акча тотарга һәм вакытыңны югалтырга туры киләчәк, дигән сүз. Әлеге тәртипкә хәзер үзгәрешләр кертелде. Эш алгоритмы элеккечә кала.  Әмма мәгълүматлар бирү турында кабат запрос ясау кирәк түгел. БТИдан уңай җавап алынган очракта кадастр палатасы күчемсез милек объектын исәпкә алачак һәм кешегә кирәкле мәгълүматларны бушлай җибәрәчәк.
 
Тагын бер нәрсә. Хәзер кадастр палатасыннан җирнең кадастр бәясе турында гына түгел, башка мәгълүматларны да соратып алырга була. Узган ел азагында дәүләт кадастрына капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре кертелгән иде. 2015 елның 1 гыйнварыннан теләсә кем аларны  кадастр белешмәсе төсендә бушлай сората алачак. Объектның кадастр бәясен шулай ук Росреестр сайтында "Справочная информация об объектах недвижимости в режиме on-line" сервисында һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында табарга була.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России