Добавить новость
103news.com
World News
Май
2015

"Ул көннәрнең даны тынмый"

0

Совет халкының дошманны җиңеп, безгә тыныч тормыш бүләк итүләренә багышлап, "Лениногорскнефть" идарәсе волонтерлары "Ул көннәрнең даны тынмый" дигән митинг үткәрде.


Анда идарәнең сугыш ветераннары, хезмәткәрләре, идарә шефлык итүче мәктәпләрнең укучылары катнашты. Митинг башта Нефть монументы янында үткәрелергә тиеш иде, тик көн салкын һәм яңгырлы булу сәбәпле, спорткомплекста узды.
 
Митингны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин ачып җибәрде. Ул 70 еллык тарихы булган идарәнең нефтьчеләре авыр сугыштан соң гимнастеркаларын эшче киемгә алмаштырып, гомерләрен "кара алтын" табуга багышлауларын әйтеп, рәхмәтен җиткерде. 
 
– Тик кызганыч, күбесе безнең арада юк, "Лениногорскнефть" идарәсенең 950 ветераныннан унбишәү генә калды,– ди Рәис Сәгыйтович. Хөрмәтле сугыш ветераннарына исәнлек, тыныч тормыш теләде.
 
Ватан өчен гомерләрен кызганмыйча фронтта һәлак булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннан укучыларның сугыш темасын чагылдырган чыгышлары башланды, җыр-бию, шигырьләр берсен-берсе алыштырып торды. Аларның һәрберсе дулкынландыргыч, йөрәккә үтеп керерлек иде. Укучыларның җитди кабул итеп, югары дәрәҗәдә әзерлекләре сизелде. Ветераннарга рәхмәт йөзеннән, алар тынычлык символы– үзләре ясаган ак күгәрченне һәм канәфер чәчәге бүләк иттеләр. Соңыннан укучыларның аларны җибәрәселәре килмичә, әле берсе, әле икенчесе белән истәлеккә фотога төштеләр. 
 
– Оештыручыларга рәхмәт. Идарә җитәкчелеге безгә һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтеп тора. Менә митинг та бик ошады, – ди 86 яшьлек сугыш ветераны, озак еллар идарәдә нефть табу бенча оператор булып эшләгән Надежда Носова. Ул көнне         ветераннар үзләренә күрсәткән хөрмәт һәм игътибардан канәгать калды.
 
Розалия Мостафина






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России