Добавить новость
103news.com
World News
Май
2015

Зәйнең 7нче мәктәбендә сугышчан дан залының икенче өлеше ачылды

0

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә “Күгебез тыныч булсын өчен” дип аталган сугышчан дан залының икенче өлеше ачылды. Бирегә укучыларның ветераннар турындагы иншаларыннан стендта урын алган. Аның бер өлеше элекке интернат-мәктәпнең сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган батыр сугышчы-педагоглар тормыш юлына багышланса, икенчесе укытучы-тыл ветераннарына, өченчесе сугыш чоры балаларына, дүртенчесе батырлар династияләренә атап әзерләнгән. Укучылар стендлардагы язмаларга аерым тукталып, һәр шәхес турында эзлекле эзләнүләр алып баруларын күрсәттеләр. Моңа өстәп, 7нче мәктәп укучылары хезмәт дәресләрендә 70 еллыкка багышлап 70 лалә ясаганнар һәм мәктәпнең 3 “А” сыйныфы укучылары идеясе белән оригамидан зур Җиңү йолдызы барлыкка килгән. Балаларның кулдан эшләнгән әлеге сәнгать үрнәкләре сугышчан дан залында урын алды. Ә истәлекле залга үтү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, ветеран Анна Моисеева, сугыш чоры баласы Александра Гиганова кызыл тасманы бергәләп кистеләр.

- Без тарихыбызның бу дәһшәтле чорын, истәлек-хатирәләрне буыннан-буынга калдырган очракта гына оныттырмаячакбыз. Шуңа күрә, балаларыбызның бу еллар турында эзләнеп, ветераннарыбыз белән ешрак аралашулары бик мөһим. Ул һәр кешенең үз туганын, язмышы сугыш чоры белән бәйле буыннар турында белүеннән, белергә тырышуыннан гыйбарәт. Мәктәптә менә шушы максатта сугышчан дан залы оештыруыгыз белән сез балалар да, укытучылар да Бөек Җиңү көнен олылавыгызны дәлилләдегез, алга таба да бу юнәлештә эшегезне туктатмагыз, - диде Разиф Кәримов, тантанада катнашучыларга мөтәҗәгать итеп.

7нче мәктәптә еш булучы ветеран Анна Моисеева балаларга бердәм булырга, дус яшәргә киңәш итте.

- Бердәмлектә көч, без сугышта кулны-кулга тотышып, дошманга каршы торуыбыз, тылда ал-ялны белми хезмәт куюыбыз нәтиҗәсендә Җиңүгә ирештек. Бер-берегезгә ихтирамлы булыгыз, аңлашып яшәгез, балалар. Без сезгә шушы тыныч тормышны калдырабыз, аның кадерен белегез, сугышларга юл куймагыз, - диде ул.

Кунаклар 7нче мәктәптә эшләп килүче музейны да карадылар. Аның Бөек Ватан сугышы чорына багышланган почмагы быел экспонатларга тагын да баеган.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.com — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России