Добавить новость
103news.com
World News
Май
2015

Драмтеатр артистлары троллейбуста Җиңү турында шигырьләр укыды [+ФОТОЛАР]

0

Эш көненнән соң шәһәрнең 1 нче троллейбусында өйләренә ашыгучы пассажирларны эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр озатып барды.

Әлмәт татар дәүләт драма театрының яңа проекты театр бинасы белән генә чикләнмичә, шәһәр урамнарына да чыкты. Артистлар әнә шулай шәһәрдәшләребезне китаплар, әсәрләр укырга чакыра, әдәбиятка гына түгел, ил күләмендәге мөһим вакыйгаларга да игътибарларын юнәлтә. “Шагыйрь сүзе”нең беренче чыгарылышы Тукай көненә багышланган булса, чираттагысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үткәрелде. Бөек шагыйрьләребезнең ялкынлы сүзен – үлмәс шигырьләрен театр режиссеры Ильяс Гәрәев, артистлар Мәдинә Гайнуллина, Фазыл Насыйбуллин, Раушан Мөхәммәтҗанов, Алмаз Шаһимәрдәнов, Фаил Сафиуллин, Алина Мөдирисова укыды һәм гади пассажирны гаҗәпкә калдырды. Алмаз башкаруындагы моңсу җырдан соң сугыш чоры баласы Әлфия апа Ногманованың хәтта күзләре яшьләнде.

– Ачлык, ялангачлык, сугыш исемә төште. Бу баланың моңлы җыры әти-әниләрне, туганнарны югалту ачысын кабат йөрәгемдә яңартты... Озакламый 80 яшь тула миңа, ә барысы да кичә генә булган кебек..., – дип тойгылары белән уртаклаша Әлфия апа. – Бигрәк матур укыйлар. Тукталышым гына килеп җитте.

Апа үзе саубуллаша, үзе шигырь укучыны тыңлап калыйм дип троллейбус эчен күзәтә...

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар...

Фаил укыган “Кызыл ромашка” шигырен күңелендә яңартып, күзләре дымланган Әлфия апа тирән уйга чумып, төшеп кала. Ул арада пассажирларны тагы да шаккаттырып, Ильяс Гәрәев куеныннан китап чыгара һәм янәшәсендә утырган кызкайга бүләк итә:

– Шигырьләр укырга яратасызмы?

– Әйе.

– Мин сезгә якташыбыз Ирек Бәдретдиновның китабын бүләк итәм.

Режиссерның сөенчеләре моның белән генә чикләнми икән әле. Ул икенче бер пассажирга Дамир Гарифуллин басмасын тапшыра... Ә мин көтмәгәндә бүләк иясе булган кызкай янына ашыгам:

– Гадәти булмаган шартларда троллейбустагы таныш түгел пассажирдан бүләкле булуыгызны ничек кабул иттегез?

– Аптырап, каушап калдым. Әлеге акцияне беренче күрүем, әмма ул миңа ошый, – ди Эльвира Вәлиева. – Шәһәр өчен, минем өчен яңалык бу. Шигырьләр уку әдәбиятлы итүдән тыш, әлмәтлеләр арасында татар телен пропагандалау өчен дә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки бу шәһәрдә (үзем Әлмәтнеке түгел) татарлар да русча сөйләшеп йөри. Акция дәвамлы булса иде.

Тамашачы-пассажирлар алмашына торды, шигырьләр укылды, аның саен тойгы-кичерешләр яңарды. Көндәлек тормышка гаҗәеп хисләр ташкыны бүләк иткән, тәэсирле тамаша кылган, халыкны уятуга омтылыш ясаган театр артистларына – алкышлар!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева фотолары







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.com — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России