(Актаныш, 21 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Актаныш районының Яңа Кормаш авылында кышкы Сабан туе булды. Бу көнне чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самавырларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде. Кышкы сабантуйга җыелган һәркем җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Көн дәвамына сузылган әлеге чара бер сулышта үтеп китте. Ярышта катнашкан беркем дә бүләксез калмады. Гомумән алганда, Яңа Кормаш авылында оештырылган кышкы... Читать дальше...