Татарстан Президенты Хач ману көнендә суга керү өчен барлык шартларны тудырырга кушты
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Хач ману көннәрендә су керү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә шундый йөкләмә бирде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гадәттәгечә, ачык сулыкларда суга керү өч көн дәвам итә һәм 19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Читать дальше...
