Лениногорскиның Шөгер Нефть музеенда чит ил белгечләре булды
Лениногорскиның Шөгер авылында «Татнефть» нефть музее чит илнең яшь белгечләренә – Горчаков фондының InteRussia халыкара стажировка программасында катнашучыларга үзенең серләрен ачты. Җиде илдән килгән кунаклар битум исен тоеп, беренче нефтьчеләренең хезмәт коралларын кулларына алып карадылар һәм татар халкының көнкүреше турында күп кенә кызыклы фактларны белделәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Читать дальше...