Бүгенге көндә миллионнан артык татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан
Бүгенге көндә гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе кысаларында Татарстанда миллионнан артык кеше прививка ясаткан. Бу республика халкының 27,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...