Журналист Рәмис Латыйпов «Тел ачкычы» татар телен өйрәнү клубында дәресләр алып барачак
18 мартта 19.00 сәгатьтә «Шәрык клубы»нда татар телен өйрәнү, татарча иркен сөйләшү, татар мәдәниятен, тарихын һәм фольклорын яхшырак аңлау максатыннан «Тел ачкычы» – татар телен өйрәнү клубы дәресләре башлана. Дәресләрне КФУ укытучысы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, блогер, журналист Рәмис Латыйпов алып барачак.
Читать дальше...