Интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр Олимпиада программасында көч сынашты (+фотолар)
Бүген Әлмәттә VIII төр мәктәпләр (коррекция) арасында Россиянең махсус олимпиадасы программасы буенча республика ярышлары уздырылды. Әлеге ярышлар быел унынчы тапкыр оештырыла.
Үз районнарындагы шушындый ук ярышларда җиңү яулаган Мамадыш, Арча районының Яңа Кенәр авылы, Минзәлә, Әгерҗе, Яшел Үзәннең 2 нче, Чистай, Кукмара районының Маскара, Бөгелмәнең Сокольская, Ютазының Уруссу, Казанның 1 нче, Әлмәтнең Рус Акташы һәм шәһәрнең җыелма командаларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләде. Интеллектлары чикләнгән кешеләрне спортка җәлеп итүче әлеге халыкара хәрәкәт 150 илне берләштерә. Махсус олимпиаданың беренче Халыкара уеннары Чикагода 1968 елда үткәрелгән. Россия аңа1990 елда кушылган. 2006 елда эстафетаны Татарстан да кабул итеп алган.
Ярышларны ачу тантанасында әлеге спорт хәрәкәтендә актив катнашучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сочида узган кышкы Олимпия уеннары талисманы булган Куян һәркемгә уңышлар, җиңүләр теләде. Спорт бәйгесенә килүчеләр Әлмәтнең яшь гимнастлары чыгышларын, бүләкккә бирелгән бавырсакларны алкышлар белән кабул итте.
Аннан соң командалар армрестлинг, мини-футбол, өстәл теннисы буенча көч сынашты. Җиңүчеләрне Россия ярышларында катнашу көтә.
