Кунак килсә, казан ас
Районыбыз территориясендә яшәүче халыкларның милли ашларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдир итү максатыннан, үзләре теләк белдергән туклану оешмалары конкурста катнаша.
Бәйге май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Иң беренче булып, шәһәрдә Татар милли ашлары көне билгеләп үтте. Бу уңайдан 19 майда “Нефтьче” ресторанына килгән кунакларны фойеда ук, элекке йолага туры китереп, күпереп пешкән ак калач һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Бер-бер артлы милли көйләрне яңгыраткан гармунга кушылып, аяклар тыпырдый, таныш җыр моңын ишетүгә, күңелләр тула:
– Зәңгәр чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым...
Яңартылган, ачык төсләр белән заманча бизәлгән зал түрендәге табынга татар милли ашлары куелган. Мең еллар буена буыннан-буынга тапшырылып, бүгенгә кадәр сакланып килгән, аш-су әзерләү өлкәсендә татар халкының бөтен осталыгын күрсәтеп торучы ризыкларның ниндие генә юк биредә! Табын башындагы самавыр кайнар хуш исле чәе белән үзенә чакырып тора. Чәк-чәкнең, җаның кайсын тели – шунысын сайла. “Калфаклы” чәк-чәк кулланучылар идеясе буенча әзерләнгән. Биредә кыстыбыйны бәрәңге белән дә, борынгы рецепт буенча – тары ярмасы белән дә пешерәләр. Бәрәңгеле, кәбестәле сумсалар, өчпочмак, пәрәмәч, итле бәлеш, балан бәлеше – бары да бар. Туй кебек мәртәбәле бәйрәмнәрдә генә пешерелә торган кош теле, чәлпәк, пәхләвә табынга тагын да ямь өсти. Тортларның кайсына карарга белмәссең: түбәтәй тортлар төрледән-төрле, милли бизәкле, арада дәүләт флагы, шәһәр гербы һәм хәтта автомобиль рәвешендә ясалганнары да бар. Табынга шулай ук киң күңеллелек, җитешлек билгесе булган бал, май куйганнар.
Татар халкы элек-электән сөт ашамлыкларын киң куллана. Төрки халыкларда иң таралганы – катык булган, аннан әйрән дә ясаганнар. Сәламәтлек өчен файдалы булган әйрән ясау серләрен дә ачтылар бу көнне. Бәйрәм уңаеннан төзелгән меню буенча, ат ите белән пешерелгән татар пылавыннан авыз итәргә мөмкин булды. Милли ашларны махсус комиссия әгъзалары татып карады.
Алабуга район башлыгының беренче урынбасары Лилиана Бикмәтова белдерүенчә, бәйге нәтиҗәләре июньнең беренче көннәрендә билгеле булачак.
– Аңа кадәр рус, бавар, һинд һәм башка халыкның милли ашлары белән танышырга мөмкин булачак, – диде ул. – Комиссиядә: райбашкарма комитеты, туклану һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре. Алар тарафыннан Милли ашлар көнендә тәкъдим ителгән ризыкларның сыйфаты, табын бизәлеше генә түгел, туклану залының зәвыклылыгы һәм официантларның киеменә кадәр бәяләнәчәк. Даирә исәпкә алыначак, мәсәлән, бүген ресторан ветераннарны чакырды.
Зәвыкка килгәндә, күңелгә ятышлы тыныч төсләрдә эшләнгән интерьер уңай мохит тудырырга ярдәм итә. Татар ашлары тезелгән табынлы залдагы кечкенә диван, кәнәфи һәм камод, борынгы чигүле мендәрләр, челтәрле һәм чигүле япмалар әби-бабайлар яшәгән татар өен хәтерләтә. Шунысы игътибарга лаек: милләтнең тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтүче тагын бер билге – кызыл башлы нәфис сөлгеләр түргә эленгән. Элек тукылган сөлгеләрнең бизәкләре бер-берсен беркайчан кабатламаган. Татар милли ашларының да төп үзенчәлеге аларның кабатланмас булуындадыр, мөгаен. Тиз өлгертелгән татлы камырдан әзерләнүче чәй сыйларын гына алыйк: аларның һәрберсенең үз урыны, үз вакыты.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Олеся СМИРНОВА фотосы
