Добавить новость
103news.com
World News
Май
2015

Кипкән үлән яндыру - чорның олы проблемасы

0

Яз һәм җәй – янгын куркынычы зур булган чорлар. Коры, эссе һава үзләре үк хәлне катлауландыра. Ләкин күп очракта бәхетсезлек, афәтнең килеп чыгуында кеше зур рольне уйный. Саксызлык, тиешле таләпләрне үтәмәү, җавапсызлык янгын кебек афәткә китерә. Сер түгел, бик аз кешеләр генә язгы-көзге янгын куркынычы зур булган чорга әзерлек белән керә, вакытында тиешле әйберләрне кайгырту хәселен күрә.

Практика күрсәткәнчә, янгын очраклары артуга күбесенчә халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә илтифат итмәве сәбәп була: янгын була калганда, тиз генә су алу өчен су чыганаклары әзерләп куелмый, хуҗалыкларның күбесендә беренчел кирәкле әйберләр (ут сүндерү баллоны, ком тутырылган тартма, сулы мичкә һ.б.) юк.

Бу чорның иң зур проблемасы – кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру. Тәртипсез рәвештә, күзәтүчесез ут төртү еш кына торак йортлар, каралты-кура, бакча йорты януга китерә. Кулыңа шырпы алуга, иң элек бина-корылмалардан 50 метр ераклыкта, махсус урында гына чүп яндырылырга тиешлекне истән чыгармагыз, әлбәттә инде, янып беткәнче карап-көтеп тору зарур. Янып беткәч, күмерне су яки юеш ком белән сүндерергә кирәк.

Янгын күзәтчелеге бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә: ишегалдында, бакчаның корылмаларга якын җирендә учак тергезү катгый тыела.

Авыл җирлекләрендә янгын килеп чыгу тагын да куркыныч. Чөнки бөтен авылларда да һөнәри янгынчылар юк, тиз генә бару өчен авылларга керү юллары да начар. Ә болар – янгынның көчәюенә китерә. Җирле халык янгынны күрүгә, тиз генә сүндерәсе урында, нишләргә белми, югалып кала. Янгын таралып, кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Шунлыктан һәр хуҗалыкта, фатирда янгын килеп чыкмасын өчен тиешле кагыйдәләрне үтәргә, саклык чаралары күрү кирәк.

 

Зөлфия Ризванова, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России