Сабантуйда безне нинди һава торышы көтә?
Мәгълүм булганча, 6, 7 июнь көннәрендә авылларда һәм шәһәрләрдә Сабантуйлар гөрләячәк. 6 июнь көнне Зәйдә болытлы һава булыр, дип хәбәр итә синоптиклар.
Көндез температура +17, төнлә +15 градус була. Урыны белән яңгыр явачак. Ә менә 7 июньдә кояшлы матур көн булыр дип көтелә. Температура шулай ук +20 градустан артмаячак.
