Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Балык бистәсе муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр Парламентының беренче оештыру утырышы булды (ФОТО)

0
27 май көнне Балык бистәсе муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр Парламентының беренче оештыру утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рөстәм  Гыйльманов катнашты. 
– Бүгенге утырышка районыбызның җәмәгать, мәдәни, спорт тормышында актив катнаша торган яшьләр җыелган. Яшьләрне районның иҗтимагый тормышына тагын да ныграк тарту, аеруча булдыклы, талантлыларын ачыклап, киләчәктә муниципаль һәм дәүләт органнарына эшкә чакыру, депутатлыкка күрсәтү яшьләр парламентының максаты булып тора. Аның эшендә катнашу сезгә социаль-сәяси, икътисадый, хокукый өлкәләрдә белемнәрегезне арттырырга мөмкинлек бирер. Җәмәгать тәртибен саклауда үз өлешегезне кертерсез дип ышанам. Район халкының, яшьләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча тәкъдимнәрегезне район Советы каравына кертү мөмкинлеге дә туачак.
 
Соңгы елларда районда республикабыз Президенты һәм хөкүмәте ярдәме белән яңа спорт объектлары төзелде. Спорт, мәдәни чаралар еш үткәрелә, төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли. Болар барысы да яшьләрне тискәре күренешләрдән йолып калырга, көчләрен, сәләтләрен үз мөмкинлекләрен ачарга юнәлтүгә юл ача,–диде ул сәламләү сүзендә.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Җәмәгатьчелек яшьләр палатасы Советы әгъзасы Екатерина Согрина районнарда яшьләрнең социаль проблемаларын чишүдә, инициативаларын тормышка ашыруда яшьләр парламентларының өлеше зур булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Алар шулай ук яшьләр өчен мөһим булган закон проектлары буенча фикер алышуларда да дискуссион мәйданчык ролен үтәр дип көтелә.
 
Утырышта район яшьләрен борчыган кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды. Аерым алганда, чараларны  мәгълүмати яктырту. Бу җәһәттән, сайт яки контактта “ Балык бистәсе яшьләре” дигән бит  ачу турында тәкъдим керде. Спортка, мәгарифкә, экология проблемаларына зур игътибар бирелү белән беррәттән, районның тарихын да онытмаска кирәклегенә басым ясалды. Бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл оештыру планлаштырылды.
“Форпост” үзәге директоры Евгений Ненастьев җәмәгать тәртибен саклауда яшьләр формированиеләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
 
– Кайберәүләр халык белән хакимият арасындагы үзара элемтәне бик гади принципка кайтарып калдыралар: без проблемаларны куябыз, ә чиновниклар аларны чишү юлларын эзләсеннәр. Әмма бу безнең традицияләргә туры килми. Татарстанда гомуми файдалы эшләрне бергә тупланып башкару гадәте бар. Республика ирешкән уңышлар һәркемнең үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсе дә. Без гражданлык җәмгыятендә яшибез. Безнең бурыч- инициатива күрсәтү һәм аны хакимият белән берлектә тормышка ашыру. Менә бу хакимият белән иң нәтиҗәле элемтә. Бергә булсак без таулар күчерергә сәләтле. Республикабыз лидеры Рөстәм Миннеханов әйтмешли: “Без бергә көчле!”–дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.
 
Утырышта катнашучылар Балык бистәсе яшьләр Парламенты рәисе итеп Илшат Кәримуллинны сайладылар. Шулай ук даими комиссияләр рәисләре, әгъзалары да сайланды. 
 
Наталья Хәмидуллина,
яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России