Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Зәйдә сабантуе ат чабышлары белән башланды

0

Элек-электән Сабантуйның төп бизәкләренең берсе булып ат чабышлары саналган. Зәй районында да «ат җене» кагылганнар аз түгел. Чаптарларны дәртләндереп, кайсы атның алга ыргылуы, кайсының артта калуы турында тәфсилләп сөйләп торучы Шәфыйк Хәмидуллин атлар финишка якынлаша башлауга сикереп торып сөйли башлый. Аның белән бергә халык та аһ итә. Берәүләр үзе җан аткан юртакның артта калуына офтанса, икенчеләр алдан килгәненә сөенә. Җан атып, көч биреп тора тамашачы.

Гадәттәгечә быел да ат чабышларын понилар ачып җибәрде. Алар Сабантуй бәйрәме ачылышы призына ярышты. «Забава» кушаматлы пони (җайдагы Светлана Хрипунова) беренче килде. Икенчедә - «Маркиза» (Алия Гарипова). Өченчедә - «Буян» (Рамил Шәрифуллин). «Буян» билгеләнгән араны үтәргә теләмичә, мәйдан уртасыннан гына әйләнеп чыгарга карар кылды, шулай да аңа өченче урынны бирделәр, үпкәләтмәделәр. Ә төп ярышлар 1600 метрга Зәй фермерлары ассоциациясе призына дүрт ат арасында башланды. Анда Мөслимнән килгән «Гамлет» кушаматлы ат, (җайдагы Фазаил Вәлиев) - I, Әлмәттән «Кронус - Чип», (Әлфия Юнысова) - II, Сарманнан «Лазурит» (Николай Спиридонов) III урыннарны алдылар. Фазаил белән Әлфия үз атлары белән килгәннәр, Зәйдә әле беренче мәртәбә генә катнашулары булса да, призлы урыннар алуларына бик шатлар. Атларны бик яратуыбыз җиңдергәндер, диләр алар, елмаешып. 1200 метр арага Ринат Фәрдиев истәлегенә приз өчен чабышта 7 ат катнашты. Анда «Трофа»ны (Федор Алгараев), («Восток» агрофирмасы) узучы булмады. Аннан беразга гына «Касьян» (Ольга Иванова, «Зәй шикәре» агрофирмасы) калышты. Өченчедә «Честер» (Хәлил Латыйпов) булды. 1200 метр арага ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче җайдаклар (кызлар) ярышы да дулкынландыргыч булды. Алар биш атта җитезлекне сынады. Анда «Моряк» (Виктория Романова) берсен дә уздырмады. Икенче «Капир» (Чулпан Даутова) килде. Өченче булып финиш сызыгын «Профессор» (Екатерина Герасимова) үтте. 2000 метр арага старт алган өч яшьлек һәм аннан зуррак чабышкылар арасында «Җамал» («Ялкын»)финишка беренче килде. Аның җайдагы - Рамил Гарифуллин. Түбән Камадан «Флоризель» (Юлия Гордеева) - II, «Пифагор» (Рамис Мәрданов, «Ялкын») - III. Халыклар дуслыгы призына гарәп токымлы атлар шулай ук 2000 метр арага узышты. Анда «Дунай» белән (Хәлил Латыйпов) «Нива» I, «Танцор» (Рамил Шәрифуллин) II, «Мобер» белән Алексей Леонтьев өченче булдылар. 2400 метр арага шулай алты ат узышты. «Орбит» (Ринат Хафизов). Белән «Ялкын»- I, «Малатка» (Ильмир Нигъмәтуллин). «Ялкын» - II, «Шериф» (Анастасия Якунина) (ат спорты мәктәбе) - III. Ә иң мавыктыргыч узышлар 2400 метр арага эш атлары арасында булды. 9 атның тузан туздырып мәйдан әйләнүен. бар халык тын да алмый күзәтте. Монда беренчелекне «Рыжий» (Ансар Гыйззәтуллин) алды. Икенчедә «Машка» (Якунина Анастасия). Өченчедә «Буян» (Григорий Коронов). Һәр ат һәм җайдак тамашачы алкышларына күмелде, аларны котлап шыбырдап җәйге яңгыр коя башлады. Призлы урыннар алучы атлар муенына Сабантуй сөлгеләре, аллы-гөлле тукымалар бәйләнде, ә җайдакларга, чабышкы хуҗаларына акчалата бүләкә сертификатлар тапшырылды.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России