Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Ямьле булсын, гөрләп узсын Сабан туйлары!

0
Бу атнаның шимбәсендә, 13 июньдә, район Сабан туе була.
 
Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган Сабан туе татарларның гына түгел, барлык райондашларыбызның көтеп алган, яраткан бәйрәменә әверелде. Ул быел да милли бизәкләргә бай булып, дәртле көйләр, күңелле җырлар, кызыклы һәм мавыктыргыч уен-бәйгеләр белән тулып торыр. Бәйрәм тантанасының түрендә сабан батырлары, хезмәт алдынгылары хөрмәтләнер. Сабан туеның традицион ярышлары иң көчлеләрне, иң җитезләрне ачыклар.
Быелгы район Сабан туе бәйгеләрендә кайбер яңалыклар да була. Нигездә бу милли көрәшкә кагыла. Татарча көрәш ике келәмдә барачак. Беренче келәмдә Әлки егетләре бил алышса, икенчесендә районыбыз Сабан туена кайткан кунаклар көч сынашыр. Ике келәмдә дә абсолют батыр ачыкланачак.
Балалар һәм яшүсмерләрнең татарча көрәш буенча ярышлары 12 июньдә кичке  сәгать 5 тә башлана. Бәйгедә  катнашу өчен 16 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк. Һәр елдагыча, финалга чыккан көрәшчеләр Сабантуй көнендә төп мәйданда бил алышачак.
Сабан туенда район халкын тагын бер яңалык көтә. "Президент белән бергә" республика хәрәкәтенең җирле бүлеге  бәйрәм мәйданы янында ук "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгы оештырачак. Әйтергә кирәк, бу хәрәкәт активистлары республика халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Алар районнарда Сабан туйлары оештыруда да турыдан-туры катнашалар.
"Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгында әлкилеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алалар. Биредә гер күтәрү, озынлыкка сикерү, идәннән тартылу кебек төрләр буенча нормативлар тапшырырга була. Иң активлар истәлекле бүләкләргә һәм Мактау грамоталарына ия булачак. Сабан туенда "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгына сугылмый калмагыз, хөрмәтле райондашлар!
Сабан туе бәйрәме бердәмлек һәм оешканлык, активлык белән узсын. Ул районыбызда яшәүче төрле милләт кешеләренең дуслык хисләрен тагын да ныгытсын, күңелле ял иттерсен, күңелләргә  ел буена  җитәрлек  дәрт,  илһам, күтәренкелек өстәсен! 






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России