Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Гармун моңы тынмый авылда

0
Халкыбыз элек-электән гармунны үз иткән. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннар да аннан башка үтмәгән.
Авылыбызда да бар андый затлы егетләр. Рафис Гыйлемханов шундыйларның берсе. Җыр, моңга гашыйк бу гаилә. Рафис оста итеп гармунда уйный, өй тирәсендә бөтерелеп йөргән Люциянең дә матур җырлавын беләм. Уллары Илназ белән Инсафның да тавышлары моңлы.
 
Әтиләре кебек тырыш, булдыклы алар. Бер-берсен аңлашып» үзара ярдәмләшеп яшәүләре күпләрне  сокландыра. Әлфия белән Хәсән абый Әхмәдиев гаиләсе дә алардан ким түгел. Бер анадан туганнар диярсең. Икесе дә бер-берсенә охшаш чибәрләр. Хәсән абый өздереп баянда уйнаса, уллары Рифат моңлы итеп җырлый. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә дә төрле образларга кереп чыгыш ясарга яраталар. Рифат Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт драма театрында баш рольләрне башкарырга өлгерде.
 
Олы уллары Илфат гаиләсе белән район үзәгендә яши. Әхмәдиевлар гаиләсе булганына шөкер кылып, туганнары, дуслары белән аралашып, тигез мәхәббәттә яшиләр. Мәсхүд Гәрәевне дә егет чагыннан ук иңнәренә гармун асып яшьләрне татарча һәм русча җырлатып, биетеп күңел ачтырганын яхшы беләм. Хатыны Әлфия, кызлары Алсу белән Айгөл дә кечкенәдән үк әтиләре уйнаган көйгә кушылып җырларга яраттылар. Гаилә бәйрәмнәре, туган көннәрне билгеләп узганда мул табын артында җыр сузу аларда гадәти хәлгә әверелгән. Мәхсүд абый очрашканда болыннарда гармун уйнап, күңел ачуларын хәтерендә яңартырга ярата. Гомер үткән саен һәр көннең кадерен белеп яшисе килә. Күңел моңга төренә, урамда гармун тавышы яңгыраса, ул хисләр тагын да көчәя. 
 
Сәүдәхан абый Минһаҗевның гармунда уйнавын белсәм дә, татар халык көйләрен шулай өздереп уйный дип белмәгән идем. Бәйрәм концертларында катнашуын сорап баргач та каршы килми ул. Бар күңелен биреп уйнаганда залда тынлык урнаша, сихри моң тарала. Сәүдәхан абый белән Рәсимә апаны беренче тапкыр шушы авылга килеп яши башлагач күргән идем, ул вакытта әле алар егет белән кыз булып йөри иделәр. Нинди матур парлар диеп соклана идем үзләренә. Ни арада үткән диярсең бу гомерне. Бүген дә әле шушы матурлыкларын җуймыйча бер ул белән бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Авылыбызда бүген менә шундый берсеннән-берсе үзенчәлекле гармунчылар яшәвенә чисез сөенәмен мин. 
 
Мәликә Касыймова.
Урахча авылы.
 
Фото: music-education.ru






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России