Басу-кырларда эш кайный
Зәй районында басуларны чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү эше дәвам итә. Кырларда 35 берәмлек сиптергеч агрегат эшли. Чөгендер чәчелгән мәйданнар өченче мәртәбә эшкәртелә. Шунысын да әйтик, фермер хуҗалыклар соравы буенча Актаныш районыннан “Томан” агригаты китерелде. Аның белән 1,5 мең гектар чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы эшкәртелде инде.
