Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Сабантуйда авыл халкы ял итсә, артистлар җырлап баеган (ИНФО)

0

Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Аның матур, якты хатирәләре ел буе күңелләрдә сакланыр, кышкы салкын кичләрдә җаннарны җылытыр. Ә татар артистлары өчен исә Сабан туе –  аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел ачып кына калмый, әйбәт кенә акча да эшләп ала. Кайсы артист күпме акча эшләгән? Бу хакта үзләреннән сорарга булдык.


Гөлгенә Кәлимуллина: Чувашиядә бер генә Сабан туенда эшләп 10 мең акча алган.

 
Зөлфәт Зиннуров: Арча районы Апаз авылында - бер генә Сабан туенда 50 меңгә якын акча эшләгән.
 
Алинә Шәрипҗанова: Саба районы Миңгәр авылы һәм Түбән Кама шәһәре - ике Сабантуйдан 60 мең.
 
Артур Салихов: алты Сабантуйдан, шул исәптән Балтач, Чаллы - 50-100 мең.
 
Сөмбел Билалова: Быел Татарстан Сабантуйларында катнашмаган, Рига һәм Мәскәү Сабан туен алып барып һәм җырлап, бер клип төшерерлек акча эшләгән – 50-100 мең.
 
Алсу һәм Азат Фазлыевлар: өч Сабантуйдан 90 мең.
 
Ильмира Нәгыймова: биш Сабантуйдан 100 мең.
 
Ландыш Нигъмәтҗанова: Ландыш өчен быелгы бәйрәмнәр иң уңышлы елларның берсе булган, чөнки җырчы Сабантуйларда ярты миллион акча эшләгән!
 
Илназ Баһ: май аеннан башлап 15ләп Сабан туенда катнашып, 1 миллионга якын акча эшләгән! Быел Илназ Сабантуйлардан бик уңган!
 
Сораштыруда катнашкан кайбер артистлар бик серле булып чыкты, күпме акча эшләгәннәрен яшерде. Салават Миңнеханов җырчы Гүзәлем белән 6 Сабантуйда катнашуын белдерде, әмма күпме акча эшләгәннәрен әйтмәде, "үзегез санап чыгарыгыз инде", диде...
 
Нурзадә исә барлыгы 6 Сабантуйда катнашкан, акча мәсьәләсендә серле генә "күпме эшләдем, барысы да үземнеке, акча санап утырганны яратмыйм, гафу итегез, бу минем шәхси эшем", дип белдерде.
 
Замирә Рәҗәпова быел 5 Сабантуйны алып барган, күпме акча эшләвен яшерде, "коммерческая тайна" дип җавап бирде.
 
Раяз Фасыйхов та "Сабантуйларда катнаштым, акчасын әйтмим", диде.
 
Алия Исрафилова быел бер Сабан туенда да катнашмаган, бәйрәмне гаиләсе белән үткәргән.
 
Чәчкә исә "акча турында сөйләшергә яратмыйм, күпме икәнен әйтсәм, мактанчык дип әйтүләре бар", диде.
 
Булат Бәйрәмов Питрәч район Сабан туен алып барган (Ләйсән Гыймаева белән бергә). Шулай ук Мамадыш районы Түбән Ошма авылы кичке Сабан туенда, Балтач районы Сабантуенда эшләгән. “Күпме акча эшләү турында беркайчан да сөйләмим... Булганына шөкер итәргә кирәк. Эшләгәне җитә!” – дип белдерде ул.
 
Ильвина, Фәнил Вакказов, Ранил Нуриев, Ләбибә, Әмир Латыйпов, Гөлнара Габидуллина, Энҗе Шәймурзина, Алинә Даутова, гомумән, сорауга җавап бирергә теләмәде.
 
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России