Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

ИСКЕ КАЗАНДА – “ТҮГӘРӘК УЕН”

0

Биектау районында урнашкан "Иске Казан" дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында “Иске Казан түгәрәк уены” булып узды.  Фестивальдә республикабызның 26 муниципаль районыннан 49 фольклор коллективы катнашты. Бәйрәмдә милли кием- нәрнең бизәкләреннән, ямьле җәйнең җете төсләреннән күзләр камашты. Матур аланда татар халкының  гореф-гадәтләре күрсәтелде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре “Түгәрәк уен”ны видеотасмага яздырып барды. Алар үзләренә кайтып, фестивальдә алган тәҗрибәне эшләрендә кулланачак, димәк.

Гомумән, бу чараны оештыручылар һәр авылда берәр фольклор коллективы булдыруны максат итеп куя. Бай мәдәни традицияләребезне яшьләргә өйрәтеп калдыру бик мөһим бит. Бәйрәм Казаннан “Риваять” фольклор төркеменең чыгышы белән тәмамланды. “Иске Казан түгәрәк уены” фестивален  Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты һәм “Иске Казан” музей-тыюлыгы җитәкчелеге оештыра. Бүген фольклор коллективлары эстрадага охшашланып барган, мөлаем, самими әбиләребез, чит-ятлардан күреп, инглизчә җырларга маташып азапланганда, “Түгәрәк уен” кебек фестивальләрдә чын аутентик фольклорны күрсәтүнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Фестивальдә фольклор-этнографик коллективлар арасында Бөгелмәдән “Наза” һәм Чирмешәннән “Умырзая” беренчелекне яулады. Традицион музыка уен коралларында уйнаучы коллективлардан Кукмараның “Баламишкин” гармунчылар ансамбле иң яхшы дип табылды. Традицион музыка уен коралларында аерым башкаручылар арасында Сабадан Илшат Шәрифуллин җиңде. Балтачтан гөсләдә уйнаучы “Орчык” коллективы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Вокаль коллективлар арасында Тукай районыннан Тамара Багаева һәм Валентина Сагыйдуллинага тиңнәр булмады. Аерым җырчы-башкаручылардан Әлфия Хәйруллина (Буа) иң остасы дип бәяләнде. “Бәет һәм мөнәҗәтләр” төрендә Чирмешәннән Наҗия Талипова һәм Зәйдән Миңнезәкия Габдрахимова җиңү яулады. Һәркайсы истәлекле бүләкләргә һәм методик әдәбиятка ия булды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России