АЙГА КЫРЫН КАРАМА
20 июнь (шимбә). Рамазан аеның 3нче көне. 5нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,7.21 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Бүген юлда булу уңыш китерә. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 20, 21 июньдә бакчада бернишләргә дә ярамый.
Хәтерне яхшырту
Хәтерне яхшырту өчен, кызыл чөгендер согын 3 сәгать суыткычта төнәтәләр дә, ярты стакан сокка 1 чәй кашыгы май аенда җыелган бал кушып, эчәләр. Ә баш мие тамырлары склерозын кисәтү өчен, көн саен 1 кузак татлы болгар борычы ашарга киңәш ителә.
21 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 4нче көне. 6нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.28 сәгатьтә калка, 22.43 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
Кан куермасын
Канны сыеклату өчен, 200 грамм суган һәм 100 грамм сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 100 грамм бал, 50 грамм лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Яисә 2 пешкән чөгендерне угычтан уып, шуңа 2 бүлем издерелгән сарымсак, 1аш кашыгы үсемлек мае кушып, салат ясап ашыйлар, мондый салат эч кибүдән дә саклый, кан тамырларын да чистарта.
22 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 5нче көне. 7нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.34 сәгатьтә калка, 22.50 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 22-24 июньдә декоратив куаклар, чәчәкләр утырту уңай нәтиҗәгә китерә.
Җиләкле лимон
Кан тамырларын һәм йөрәк мускулын ныгыту өчен, 500әр грамм лимон һәм гөлҗимеш (икесенең дә төшләрен алырга кирәк), мүк җиләген иттарткычтан чыгарып, 500 грамм бал кушып болгаталар да, яхшылап томалап, тәүлек буе төнәтәләр, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар.
23 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 6нчы көне. 8нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.40 сәгатьтә калка, 23.04 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
24 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 7нче көне. 9нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.46 сәгатьтә калка, 23.23 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Кан басымын төшерү
Әгәр кан басымы кинәт күтәрелсә, 1 аш кашыгы кипкән гөлҗимеш җиләген 2 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр, суынгач, сөзәләр, 1 аш кашыгы бал кушып, көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Суыткычта сакларга кирәк.
25 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 8нче көне. 10нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.52 сәгатьтә калка, 23.43 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Пешкән урынга – миләш
Тире пешкәндә, эмальләнгән кәстрүлгә каһвәтарткычта тарттырылган 4 аш кашыгы миләш кайрысы һәм 2 стакан җылы су салып, капкачын ябып, төн буена төнәтәләр. Иртән кайнатып чыгаралар, 7 минут пешерәләр, капкачын ачмыйча суыталар. Аннары сөзеп, пешкән урынга компресс куялар. Яки баш суганны угычтан уып, шуны пешкән урынга җәяләр дә, өстеннән бинт урыйлар. 2 сәгатьтән соң алып, салкын эремчек белән компресс куялар. Кирәксә, тагын бер тапкыр кабатлыйлар.
26 июнь (җомга). Рамазан аеның 9нчы көне. 11нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.59 сәгатьтә калка, 0.03 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Редислы кыяр
4 кыяр, 200 грамм редис, 2 пешкән йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы каймак, яшел суган, укроп, тоз кирәк. Кыярларны буйга ярып, кашык белән йомшагын чокып алалар. Редисны эре угычтан уып, туралган яшел суган, кыяр йомшагы, йомырка, майонез белән каймак, тоз кушалар да, яхшылап болгатып, кыярлар эченә тутыралар, өстенә вак итеп туралган укроп сибәләр.
