Безне ишеттеләр: 36 нчы бакчада ремонт башланган
36 нчы балалар бакчасы территориясендә берничә көн дәвамында аккан су мәсьәләсе буенча аңлатмалар сорап “Әлмәт-Водоканал” предприятиесенә мөрәҗәгать иттек.
Җәмгыять директоры Раушан Хафизов бу мәсьәләдән хәбәрдар, аның чишелеше тиздән булачак дип белдерде. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта территориядә ремонт эшләре башланган булырга тиеш.
