Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2015

Тимәш авылы кызы артист булырга хыяллана

0

Мин ул кызны беренче мәртәбә моннан бер ел элек Мәдәният сарае каршында эшләп килүче татар яшьләре театры куйган премьерада, төп рольләрнең берсендә күрдем. Зәңгәр күзле, алтын төсле сары чәчле, мөлаем йөзле кызга күбесе игътибар иткәндер. Тимәш кызы Ләйсән Билалованың уңышлары моның белән генә бетми әле. Әйдәгез, үзе белән бергә сөйләшик.


– Ләйсән, театр дөньясына ничек килеп эләктең? Кечкенәдән артист идеңме?
– Ике ел элек Мәдәният сараенда эшләүче “Сәрвиназ” вокаль ансамбленә килдем. Кечкенәдән аерым җырлаганым да, спектакльдә катнашканым да  юк иде. “Сәрвиназ”ның җитәкчесе Рәмзия апа Галимова җылы каршы алды. Ансамбльдә кызлар белән таныштым, аларның драма түгәрәгенә йөргәннәрен белгәч, минем дә үземне сынап карыйсым килде. Монда алар Зөмәрә апа Шәрәпова белән конкурска “Бәби ашы” фольклор күренешен өйрәнәләр иде. Мине дә алдылар.
– Шуннан башланды диясең киләме?
– Әйе инде. Күренештә әби ролен башкарырга кеше эзлиләр иде. Ул рольне миңа биргәч, башта сәер тоелды. Ләкин тиз арада өйрәндем, әзерләндек тә, Казанга “Ватан” фестиваленә барып, өченче урын алып кайттык. Шушы әби роле театр тормышына кереп китәргә ярдәм итте. Аннан соң яшьләр театрына йөри башладым. Рәмзия Габделхакованың “Синсез яши алмыйм” әсәрендә Ландыш ролен башкардым. Зөмәрә апа театр дөньясына алып керүче кеше, аңа бик зур рәхмәт. Киңәшләре белән дә һәрвакыт ярдәм итә.
– Ландыш ролен син ничек характерлыйсың?
– Ул  ике яклы кебек,  уңай роль генә димәс  идем. Минемчә, спектакльләрдә начар роль дә кирәк, аның аша шундый булырга кирәкми дип, тамашачыга фикереңне җиткерәсең. Рольнең сүзләре тиз ятланды үзе, тормышчан булгангадыр инде. Әйбәт башкарганмындыр, күрәсең, спектакльдән соң яныма килеп: “Яхшы уйнадың, молодец”, диючеләр дә булды.
– Белүемчә, мәктәпне тәмамлыйсың. Укырга кая юл тотасың?
– Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының “Режиссура театрализованных представлений и праздников” факультетына исәпләп торам. Мәдәният идарәсе юллама белән җибәрә, укып бетергәч, монда кайтып эшләргә булачак. Моңа Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова этәргеч бирде.
– Үзең кем булам дип хыялланган идең?
–Әти нефтьче булгач, шул юнәлеш буенча китәрсең, дигән иде башта, сәнгатькә тартылганымны күргәч, каршы килмәде. Аннан дизайнер эшен яратам, өйдә дә берәр нәрсә ясап куям яисә күлмәк фасоннары уйлап чыгарам. Бәлки, шул юлны сайлаган булыр идем. Радиода алып баручы булырга да ошый. (Авт. Ләйсән Казанда  шуның буенча кастинглар үткәрелсә, барып карау уе барлыгын да әйтте).
 
Теманың дәвамын “Заман сулышы”ның 46 нчы номер саныннан укый аласыз. 






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России