Татарстанда М7 юлында машина әйләнеп капланган, йөртүченең борыны сына, башы яралана
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 автоюлында кюветта әйләнеп капланган машина йөртүченең борыны сынган һәм башы җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.
Авария 20 сентябрьдә иртән иртүк М7 трассасында Шилнәбаш авылына барып җиткәндәрәк булган. «Лада» машинасын йөртүче 58 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, каршы як юлга чыга, шуннан соң юлдан кюветка очып төшә һәм түбәсенә әйләнеп каплана.
Урынга ашыгыч ярдәм медиклары килгән. Табиблар ир-атта тән җәрәхәтләре һәм баш яралану, шулай ук борын сыну һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнү диагнозын куйган. Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр.
«Машина йөртүченең куркынычсызлык каешларын эләктермәве мәгълүм», - диде агентлык хәбәрчесе.
