Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2020
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20 21 22 23 24 25 26 27
28
29 30

Коронавирус сәбәпле, күчмә цирк дөяләрен Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылына кайтарганнар

0
(Чирмешән, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Фәләхетдиновлар йортыннан кеше өзелми. Алар янәшәсендәге бакчада асралучы дөяләрне күрергә киләләр. Бу хәл Рәис абый Фәләхетдиновның Чаллыда яшәүче улы Радик белән бәйле. Ул күчмә циркта башкарма директор икән. Аюларын, күгәрченнәрен, этләрен, башка хайваннарын төрле төбәкләрдә күрсәтеп йөриләр, ди. «Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, цирк та төрле чикләүләргә дучар. Улым дөяләрен безгә, Иске Үтәмешкә кайтарып торырга булды. Каршы килмәдек. Янәшәдә генә буш бакча бар. Салкынайтса, үзебезнең абзарда урын әзер», — ди Рәис Фәләхетдинов. Өч яшь чамасындагы, бер-берсе 8 центнер авырлыктагы Ада белән Тутта авылдагы климатка, режимга күнегеп килә. Барын да ашыйлар. Алларында биш төргәк печән тора. Аларны хуҗалары зур машинага төяп алып кайткан, дөяләргә, витамин урынына дисәң дә ярыйдыр, карбыз, кәбестә, суган да калдырганнар. Суны көнаралаш кына эчәләр. Салсаң, фуражны да кире какмыйлар. Дөяләр тук икән, өркәчләре өскә күтәрелеп тора. Болар да шундый, тәрбия күргәннәр. Тавыш чыгармыйлар. Тутта юанрак, ә Ада үзенә бик якын җибәрми, тешләп тә алырга мөмкин. Безнең як өчен ят бу хайваннарны, тимер казык кагып, бәйгә куйганнар. Сүз уңаеннан, Рәис абый хатыны Гөлнара белән, ат, сыер, тана, бозау, сарыклар, куяннар да асрый.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России