(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Вируслы пневмония һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Узган атнада Мамадыш районында пневмония белән авыручы 16 кеше теркәлгән. Күптән түгел генә вируслы пневмониянең атналык статистикасы 20 очрак тәшкил иткән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. «Соңгы атнада авыручылар саны 16 очрак тәшкил итте. Аерма зур түгел, ләкин шулай да кимүе күзәтелә, — диде Мамадыш үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айрат Галиев. «Пневмония» диагнозы куелган пациентларның хәле уртача авыр дип бәяләнә. Бүгенге көндә провизор госпиталендә 14 кеше дәвалана. Табиб-эпидемиолог сүзләренчә, авыруларның саны кимү — тынычланырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәүдән туктарга һәм үз-үзеңә, тирә-юньдәгеләргә ваемсыз карарга сәбәп түгел. Битлек режимы һаман да гамәлдән чыгарылмаган, диде табиб.