Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2021

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

0

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара туган тел көне уңаеннан республика халыкна мөрәҗәгать итте.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм!

Җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр үзара аралаша, укый һәм яза торган күпсанлы телләр — һәрбер халыкның һәм тулаем дөнья мәдәниятенең иң мөһим казанышы ул. Нәкъ менә туган тел, иң беренче чиратта, безнең милли үзаңыбызны билгели һәм буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән үзенчәлекле мәдәни кодны формалаштыра.

Көчәя барган глобальләшү шартларында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең уртак эшчәнлеге тагын да зуррак әһәмият ала. Татарстанда әлеге эш аерым игътибар үзәгендә тора.

Республикабызда гамәлгә ашырыла торган күп кенә программа чаралары һәм проектлар әлеге өлкәдә иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Заманча мультимедия технологияләре туган телләрне өйрәнү һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Мәгариф, мәдәният, яшьләр оешмалары тарафыннан милли телләрне үстерү буенча даими эш алып барыла. Республикада полилингваль мәгариф комплекслары булдыру проекты да шушы максатны күздә тота. Милли-мәдәни һәм дини берләшмәләр, ватандашларыбыз оештырган төрле җәмгыятьләр һәм тел сагында торучы һәркем әлеге эшкә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген саклау һәм аларга булышлык итү эшендә яңа баскычка күтәрелүгә юнәлтелгән. 

Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам, диелә котолауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России