(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Tawazun КАМАЗ, эйдос-медицина һәм башка линияләр буенча хезмәттәшлек итә алыр иде. Республиканың инвестицион потенциалы турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең баш башкарма директоры Тарек Абдул Рәхим Әл-Хосани сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Стратегик инвестиция компаниясе оборона производствосында махсуслаша. Компаниягә 2007 елда Абу-Дабида, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигез салынган», — дип сөйләде Галимова. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда шундый ук күргәзмәдә Tawazun фонды «Аурус» ҖЧҖдә 36 процент күләмендә үз өлешен булдырды, шулай ук компаниягә өч елга 110 млн евро инвестицияләр бүлеп бирде. Моннан тыш, фонд Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә Aurus модель линиясенең генераль дистрибьюторы булды. Элегрәк Татарстан Президенты КАМАЗ линиясе буенча Үзбәкстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Пулат Бобожонов белән хезмәттәшлек турында сөйләшкән иде .