(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак. Аларны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак гала-концертта сайлаячаклар. «Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар теле һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү. Бәйге өч номинация — шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үткәрелде. Нигезләмә шартлары буенча, һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бәйгегә катнашучылардан 3955 видеоязма килгән, шулар арасыннан 31 кеше финалга чыккан. Бүген финалистлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Профессионаллар арасында финалга Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина, «Татарстан» ДТРК дикторы, актер, журналист Идел Кыямов һәм Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов чыккан. Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Конкурсны оештыручы — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. «Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концертыннан туры трансляцияне бүген 17:00 сәгатьтән алып «Татар-информ» сайтында карага мөмкин.