(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» турниры тәмамланды. Төрле дини конфессия вәкилләре арасындагы мондый икенче дустанә ярыш - ГТО нормаларын бергәләп тапшыру булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. «Без еш кына конфессияара спорт чараларын уздырабыз. Элек бездә футбол, волейбол буенча матчлар булды, хәзер хоккей буенча турнир уздырабыз. Һәм бу әле барысы да түгел. Тиздән ГТО нормаларын бергәләп тапшырырга телибез», - диде әңгәмәдәш. Ул спорт - берләшүнең яхшы ысулы, дип искәртте. Уенда кайсы диннән булуың мөһим түгел. Биредә физик формага бирелгән вакыт, җиңү теләге генә роль уйный.