Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2021

Чирмешән районында Илдар Кыямовны зурладылар

0
(Чирмешән, 21 февраль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Артист, журналист, шагыйрь Илдар Кыямов Чирмешән районы Кара Чишмә авылында якташлары белән очрашты. Бу чара Илдар Кыямовка 50 яшь тулу, тагын бер китабы — шигырьләр җыентыгы нәшер ителү, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелүенә багышланды. «Карачишмәлеләр үзләренекен күтәрә беләләр. Илдар да үзен яраттыра белә, бөтен эше барып чыга. Минемчә, аның иң зур хәзинәсе — «Кара Чишмә тарихы китабы», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район җитәкчелегенең дә теләкләрен ирештереп. «Китап язу зур белем, төгәллек сорый, аны һәркем булдыра да алмый. Башта Кара Чишмә турында китап чыгарды, аннары безнең Әмир авылы тарихын өйрәнде, ул инде китап булып басыла. Илдар Әгъләметдин улына рәхмәт кенә әйтәбез», — диде Сургуттан юбилейга кайткан Миндар Әгъләмов. Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова, авылдашлары да сәхнәгә күтәрелде, теләкләрен шигырь, җыр белән дә әйттеләр, юбиляр белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Карачишмәлеләр телгә оста, уен-көлкеле халык, чыгышларын, Илдар кебек, мәзәккә «төреп» баетты. Бу истәлекле чараны Кыямовлар үзләре алып барды. Илдар Әгъләметдиновичның улы Идел — нәфис сүз остасы, артист, киленнәре Сөмбел — җырчы. Аларны үсендерергә журналист әниләре Мөршидә дә янәшәдә булды. Юбилей программасын авылдашлары, якташлар шулай ук җыр, нәфис сүз белән матурладылар. Әнә Илдар Мәссаров сәхнәгә 150 еллык тальян гармун белән чыкты. Аңарда Бари бабасы, әтисе Әкрәм, Нуриман агасы да уйнаган. «Иманлы, затлы авылым халкы алдында тирән хөрмәт белән баш иям. Тамырларыбыз монда, шуңа күрә Кара Чишмәне гел сагынып яшибез», — диде Илдар Кыямов, чараны оештырган Түбән Кәминкә авыл җирлеге Советына, кунакларга, тамашачыларга рәхмәтен белдереп.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России