Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2022

Татарстан Президенты Хач ману көнендә суга керү өчен барлык шартларны тудырырга кушты

0

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Хач ману көннәрендә су керү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә шундый йөкләмә бирде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гадәттәгечә, ачык сулыкларда суга керү өч көн дәвам итә һәм 19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Купельләр ясау һәм барлык иминлек чараларын үтәү мөһим. Бу көннәрдә бәкегә чумарга теләүчеләргә уңайлы, ә иң мөһиме — имин шартлар булырга тиеш, диде ул. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада Хач ману бәйрәмендә суга чуму һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла.

Татарстанда Хач ману көннәрендә су керү өчен барлык урыннарны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре карап чыгачак. Алар полиция хезмәткәре, табиб һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары белән бергә кешеләрнең иминлеген тәэмин итә.

Моннан тыш, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә иордань янында чиратта 1,5 метрдан 2 метрга кадәр дистанцияне сакларга кирәклеген искә төшерәләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында су керү оештырылачак урыннар исемлеген тәкъдим иттеләр. Казанда яшәүчеләр Хач ману бәйрәмендә Идел ярында Красная Горка бистәсендә Никольский чиркәве янында, шулай ук Югары Кабан күлендә (Борисково бистәсендә Борисково урамындагы 54нче йорт янында яки Тынычлык бистәсендә 8нче Дәүләки урамындагы «Сокол» кафесы янында) суга чума ала.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России