Россельхозцентр: Татарстанда уҗым чәчүлекләре яхшы хәлдә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда уҗым культуралары яхшы хәлдә, шикәр күләме — нормада.
Гыйнварның беренче декадасының кайбер көннәрендә һава температурасы түбән булганда уҗым культуралары чәчүлекләрен калын кар катламын саклаган, дип хәбәр итә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан буенча филиалына сылтама белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Татарстан территориясендәге метеостанцияләрнең һәм постларның күзәтү мәгълүматлары буенча, уҗымнар үсә торган туфракның минималь температурасы -3.-9 градустан түбән төшмәгән», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Быел «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан буенча филиалы белгечләре 9,3 мең гектар мәйданның кайбер өлешендәге көзге культуралар чәчүлеген тикшерде һәм кырларның гомуми торышын ачыклады.
