Татарстанда 2169 ишегалды «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасына 2169 ишегалды кергән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Венера Камалова 2022 елда 2020-2021 еллар дәрәҗәсендә эшләр башкару планлаштырылуын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарга «Безнең ишегалды» программасы өчен документларны җентекләп әзерләргә кирәк. 4 муниципаль район — Актаныш, Кукмара, Мөслим, Ютазы — халык белән очрашуларның һәм фикер алышуларның документаль нәтиҗәләрен (милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре) рәсмиләштергәннәр. 10 муниципаль район имзаланган беркетмәләрне тапшырмаган. Венера Камалова 2022 елга программаны гамәлгә ашыру планын җиткерде. 28 февральгә кадәр челтәр оешмалары белән төзекләндерү схемаларын килештерү бара, 31 мартка кадәр һәр объект буенча эш графигын формалаштыру, 1 апрельдән халыкка деталь схемаларны тәкъдим итү, 1 майдан 2023 елга ишегалларын карау һәм проектлаштыру, 15 апрельдән 31 августка кадәр төзелеш эшләре каралган.
Moscow.media
103news.com —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости
Спорт в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России