Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2022

Кукмара районы егетенең исеме Гиннесның рекордлар китабына кертелде

0

(Кукмара, 21 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Ризилә Корбанова). Кукмарада яшәүче Эльмир Хаҗиев үзен идәннән этеп күтәрелү буенча сынап карый һәм, утыз секундка 42 тапкыр сул кулында күтәрелеп, иң югары нәтиҗәгә ирешә. Россия рекордлар китабына кертелә, медаль, сертификат белән бүләкләнә.

Әмма егет бу уңышы белән генә тукталып калырга теләми, үз алдына тагын да зуррак бурычлар куя. Һәм менә аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе — Эльмирның исеме Гиннессның рекордлар китабында.

Ә егетнең беренче зур җиңүе 10 сыйныфта укыганда була. Мәктәпкә физик тәрбия фәненнән яңа укытучы Анна Михайловна килә һәм аны олимпиадада катнашырга чакыра. Тырыш егет сынатмый, Россиякүләм олимпиадада призлы урынны яулый. Әмма җиңүләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми.

«Мин үземне идәннән күтәрелү буенча сынап карарга булдым. Гиннессның рекордлар китабына эләгү өчен өч тапкыр гариза, документлар тапшырдым. Һәрвакытта да килеп чыкмады. Беренче тапкырында сул аякта һәм уң кулда күтәрелдем. Бер минутка 49ны ясап, документларны әзерләп җибәрдем. Ә ике атнадан интернетны ачып карасам, анда минем күрсәткечне узып китеп, 53не ясаганнар иде», — дип сөйли ул.

«Бу юлы өстәмә авырлык белән (9,3 килограмм) идәннән күтәрелүне сайладым. Моннан тыш, бер аяк күтәрелгән һәм шул ук вакытта бөтен гәүдә туп-туры булырга тиеш. 30 секундта әлеге күнегүне 53 мәртәбә ясадым. Миңа кадәр куелган рекорд 48 иде. Бәйләнерлек сәбәп калмасын өчен, өстәмә йөкне тиешледән күбрәк итеп алдым, гәүдә бөгелә башласа, тизрәк кисәтегез дип, тренерга әйтеп куйдым», — ди Эльмир.

Гиннессның китабына керү өчен документларны инглиз телендә тутырасы, дип аңлата Эльмир. Ул аларны үзе тәрҗемә итә. Күнегүләрне дә гади спортзалларда түгел, ә фитнес үзәкләрдә, ягъни җәмәгать урынында башкарасы икән.Вакытны билгеләп торучы, ике бәйсез шаһит, югары физкультура белемле бер тренер булырга тиеш. Ә карап торучыларның саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, диде рекордчы. 

Эльмир Гиннессның рекордлар китабына керү өчен документларны 19 гыйнварда җибәрә. Ә 29 гыйнвар көнне җавап килә. Аның бу вакыттагы хис-кичерешләрен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Иң элек әнисе белән уртаклаша, туганнарына хәбәр итә. Хәзерге вакытта сертификатлар юлда, минем вакытлыча ялым беткәнче килеп җитмәс, күрә алмам инде, ди танышым. Чөнки ул бүгенге көндә Тыва республикасында эшли, ә туган якларына ялга гына кайткан.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России